|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2020 Криминал
Туй бәйрәм иткәндә кияүне суйганнарТүбән Вартовскида кияүне туй бәйрәм иткән вакытта кафеда суйганнар. Бу хәл турында Ханты-Манси автономияле округы-Югра буенча Тикшерү комитеты хәбәр итә. "Матбугат.ру" ачыклаганча, җинаять 21 мартта төнлә була. Түбән Вартовск шәһәрендә урнашкан кафеларның берсендә банкет залында 2 сәгатькә якын барган кызу бәхәс барышында 50 яшьлек ир-ат кафеда үзенең никахлашуын бәйрәм иткән 56 яшьлек җирле кешенең күкрәгенә пычак белән кадаган.
Яраланган ир-атны хастаханәгә илтәләр, әмма табиблар аңа ярдәм итә алмый. Ул вафат булган.
Үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, аны сак астына алыну турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|