|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2020 Әдәбият
Зөфәр Рәмиев: "Резеда, үпкәләмә миңа, тыныч йокла, очрашу безнең әле булачак"Кичә әдәбият галиме Резеда Ганиева белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озату чарасында ире Зөфәр Рәмиев хатыны белән бер-берләрен хөрмәт итешеп яшәүләрен әйтеп, соңгы сүз итеп: "Бер генә тапкыр да талак сүзенең т хәрефен дә әйтергә туры килмәде. Бер генә тәлинкә дә идәнгә очмады. Без һәрвакыт аңлашып яшәдек. Ул мине хөрмәт итте. Әнине дә хөрмәтләде. Бу минутта миңа бик авыр. Ләкин, ләкин, ләкин... Резеда, үпкәләмә миңа, тыныч йокла, очрашу безнең әле булачак", – дип күз яшьләренә тыела алмыйча саубуллашты Зөфәр абый.
Әдәбият белгече, Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнгән, Гаяз Исхакыйны кире кайтаруда башлап йөрүче галимнәрнең берсе булган Резеда Ганиеваны соңгы юлга озатуга татар зыялылары җыелды. Алар аны зур, әмма күреп бетерелмәгән, тиешенчә бәяләнмәгән галим дип атады.
--- |
Иң күп укылган
|