|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2020 Киңәш-табыш
Яшәр өчен уңайлы йорт мәйданы күпме булырга тиеш? “Ханский дом” санап бирәӨй – гаиләнең төп яшәү урыны, шуңа күрә өйдә комфортлы шартлар булдыру зарур. Гадәттә, кешеләр арасында өй никадәр зуррак булса, шулкадәр яхшырак, дигән фикер яшәп килә. Ләкин бу алай түгел. Беренчедән, артык зур мәйданлы йортны төзү өчен зур чыгымнар да тотыла. Икенчедән, кышын аны җылыту, яктылык өчен тотылган энергиягә түләүне, кондиционер куллану, җилләтү, ремонт өчен артык суммалар сарыф итүне, хәтта хуҗабикәгә җыештыру өчен киткән вакыт һәм көчне дә исәптә тотарга кирәк. Артык зур йортта яшәүчеләрдән, гадәттә, кулланылмый торган, кирәксез мәйданы күп, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Шулай итеп, һәр гаилә нинди мәйданлы йорт торгызырга тиешлеген ничек санап чыгарырга?
Беренчедән, өйдә файдалы рәвештә кулланыла торган мәйдан гына булсын өчен, гаиләдә ничә кеше яшәгәнен күзаллап эшләнә. Икенчедән, гаиләнең бюджетына карап эш йөртү кирәк.
Әйтик, әти-әни һәм өч бала булган биш кешелек гаилә өчен уртача саналган эконом класс йортында мәйдан үлчәмнәре түбәндәгечә булса, алтын урталык санала:
Кунак бүлмәсе, зал – 18-25 м.кв.
Кухня – ашханә – 12-16 м.кв.
Олылар өчен йокы бүлмәсе – 14-18 м.кв.
Балалар бүлмәсе – 14-18 м.кв.
Бер бала өчен бүлмә – 10- 14 м.кв.
Өстәмә йокы бүлмәсе яки эш кабинеты – 10-14 м.кв.
Санузел – 6-10 м.кв.
Гардероб, прихожая, тамбур – 10-16 м.кв.
Котельный, кер юу, хуҗалык эшләре өчен бүлмә – 6-10 м.кв.
Баскыч, 2нче каттагы санузел (булган очракта) – 0- 9 м.кв.
Нәтиҗәдә, йортта файдалы минималь мәйдан 100-150 квадрат мәйданга сыеп бетә.
Шулай ук йорт мәйданын исәпләгәндә психологик, эргономик, экологик ягын да исәптә тотарга кирәк. Өйдә бер кешегә уртача 30- 40 квадрат мәйдан туры килгәндә кеше кысынкылык хисе кичерми. Аннан азрак булса, өйдә комфорт хисе юкка чыга. Артык зур мәйданнарда яшәгәндә кешедә, аеруча балаларда тагын дискомфорт хисе туарга мөмкин.
Бөтен өй буйлап йөрү өчен барлыгы 30-40 секундтан да артык вакыт сарыф ителергә тиеш түгел. Өйдә бер бүлмәдән икенче башына барып җитү өчен 10 — 15 секунд иң кулае санала. Өй буйлап озын юл йөрисе булганда, гадәттә, иң ерак бүлмәләргә барып җитмиләр һәм алар кулланылмый. Берничә катлы өйләрдә яшәүчеләрдән ишетелгән: “Икенче, өченче катны кулланмыйбыз, бөтен вакытыбыз беренче катта уза”, - дигән сүзләр шуңа дәлил.
“Ханский дом” төзелеш оешмасы йорт төзелеше, йорт эксплуатациясе буенча бөтен сорауларыгызга җавап бирергә сәләтле. Нинди генә сорауларыгыз булса да, кыенсынмыйча, үз эшенең осталарына, йорт төзелешендә белгеч булган “Ханский дом” хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, дөрес җавап алыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|