|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2020 Мәдәният
Зөлфия Вәлиева: “Татар телен өйрәтүдә бала күңеленә иң кыска сукмакны таптым...” (ФОТО)“Әти-әнием бик нечкә күңелле кешеләр. Әти баянда, гармунда уйный, әни җырлый. Кая гына кунакка барсак та, минем әти белән әни - ике “йолдыз”, алардан кунаклар күзләрен ала алмый, кул чабалар, җырлауларын сорыйлар. Алар янында мин дә шуны күреп, сеңдереп үстем. Миннән дә чыгыш ясавымны таләп итәләр иде, бала чагымда кунаклар алдында берәр нәрсә уйнап күрсәтүемне сорасалар, исерек кеше кебек йөреп күрсәтергә ярата идем, ә тегеләрнең көлеп эчләре ката..." Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин театры йолдызы, кино актрисасы Зөлфия Вәлиева “Яңа гасыр” телеканалының рус телендәге “Каравай” тапшыруына биргән интервьюсында бала чагы, студент еллары, театрда сигез ел рольсез торганда, нинди генә эшкә алынмаулары хакында кызыклы итеп сөйли.
“Без мәктәптә укыган сиксәненче елларда татар телен укыту хәле бүгенге көн вәзгыятенә охшаш иде. Татар теле дәресләрен иртәнге җидегә куялар. Иртәнге җидегә дәрескә килеп, татар әдәби әсәрләрен кычкырып укыйбыз, дәрестә татар телендә сөйләшәбез... Мин шәһәрдә туып-үскән бала булсам да, әби белән үскәч, татарча яхшы сөйләштем” – дип искә ала Зөлфия Вәлиева мәктәп хатирәләрен.
Тинчурин театры каршында оешкан “Манзара” балалар театры җитәкчесе буларак та артист ханым бик кыйммәтле фикерләрен җиткерә: “Шуны әйтә алам, татар телендә сөйләшү, балаларга туган телне өйрәтү юлында мин бала күңеленә тизрәк барып җитә торган иң кыска сукмакны таптым. Ул да булса, театр түгәрәкләре. Нәтиҗәм - начар түгел, Халыкара театр фестивальләрендә өч гран-при һәм республика конкурсларында җиңүләр...”
Затлы, талантлы актриса Зөлфия Вәлиева белән интервью видеоязмасын сылтама аша кереп карый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|