|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2020 Шоу-бизнес
"Әни авырый, әти дә аның белән бергә газаплана": Әнвәр Нургалиев әтисе белән әнисенең хастаханәдә очрашуын ВИДЕОга төшергән. Халык елыйҖырчы Әнвәр Нургалиевның әнисе авыруын, аның хастаханәдә ятуын "Матбугат.ру"да язган идек. Шушы көннәрдә аның хәлен белергә дип Уфадагы хастаханәгә Әнвәрнең әтисе дә килгән. Алар 1,5 ай күрешмәгәннәр - бабай чәчәкләр дә алып килгән. «Әти әнине яратып «карчыгым» дип дәшә. Күрешкәннәрен күрсәгез, күз яшьләре тәгәрәде, бөтен палата белән еладык. «Йөрәккәем, кайт инде, сагынам бит», ди әти», - дип күңел авыртуы белән уртаклаша җырчы.
Әтисе белән әнисенең күрешү мизгелен төшереп, җырчы инстаграмда халыкны елата торган видео куйган. Газиз кешеләренең зур мәхәббәт тарихын да язган ул. Әлеге кадрлар укучыларының күңел кылларын тибрәткән, мәхәббәт тарихы, әби белән бабайның бер-берсенә мөнәсәбәте аларны елаткан.
«Барыбызга да шундый чын, ихлас мәхәббәт телим. Алар 60 ел бергә, беркайчан да аерылганнары юкӘти белән әни иртә өйләнешкәннәр. Бабай иртә үлеп киткән, әтигә балачактан гаиләне кайгыртырга туры килгән. Ул үгез җигеп, урманга утынга йөргән. Әтигә 18 яшь булганда, күрше авылдан әнине урлап алып кайтканнар. Әни бик чибәр булган, әти дә Франция актеры Ален Делон кебек инде.
Әни гаиләдә беркайчан да әтидән узмады. Әти йоклаганда без аяк очында йөри идек, әти өстәл янына утырмыйча без утырмый идек. Без бай яшәмәдек, әти гомере буе сарык көтүе көтте, әни чөгендер үстерде. Безгә уенчыклар алып азындырмадылар, әмма өстәл тулы ризык иде. Туганнарым белән иртә язда тал чыбыклары җыеп, каз оялары үреп сата идек. Әни белән апа шәл бәйләп саталар иде. Әти белән әни биш балага яхшы тәрбия бирделәр. Мин аларга бик рәхмәтле.
Хәзер аларга карап йөрәк өзгәләнә. Әни авырый, әти дә аның белән бергә газаплана. Әнинең авыруы мине тормышка яңача карарга, тормыш кыйммәтләрен барларга мәҗбүр итте», - дип яза Әнвәр Нургалиев.
--- |
Иң күп укылган
|