|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2020 Шоу-бизнес
Равил Галиев:«Халык мескен хәлдә бүген»Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә, бүген халыкның башын күтәреп сүз әйтергә, кискен эшләр эшләргә батырчылыгы җитмәве хакында әйтте. «Татар халкы гына түгел, гомумән, барлык халыклар мескен хәлдә бүген. Кешеләрнең күтәрелешкә, дулкынлануга сәләте югалып бара. Халык басылды хәзер, агым буенча йөзә. Бер индикаторны гына мисал итеп китерим әле. Хәтерләсәгез, элек бензинның бәясе күтәрелгәч, кеше, дәррәү кубып, шаулап ала иде. Ә хәзер шул шаулап алу юк. Инде ул вакыттан бәяләр әллә ничә тапкыр артты. Шул коточкыч бәядәге бензинны салабыз да, китеп барабыз. Кешеләр шундый басынкы хәлдә, аннан чыгу ысулы күренми кебек», — ди җырчы агентлыкка.
«Ил төкерсә — күл була», диләр. Әмма бүгенге халык аңа сәләтле түгел. Шуңа дәүләт башында торучылар, җитәкчеләр, зыялылар, депутатларга өмет белән карыйсы килә. Кемдер башлап сүз әйтергә, юл күрсәтергә тиеш», — ди Равил Галиев.
Равил Галиев фикеренчә, дәүләтебезне, милләт буларак хокукларыбызны, телебезне саклау - халкыбызның төп бурычы.
--- |
Иң күп укылган
|