|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2020 Матбугат
Бәбиле җырчы әтиләр “ШАЯН ТВ” студиясендә уйнап клипта төшкән“Әниләр һәм бәбиләр” проекты җырчыларының ирләре, җырчылар Илназ Баһ, Ришат Шәйхетдинов, Илсур Шәрипҗанов, телевизион алып баручы Замирә Рәҗәпованың ире Максим Куприянов һәм Лилия Муллагалиеваның ире Илсур Гыймадиевлар да бәбиле клип төшергән. “Йолдыз”лы әтиләр төркеме өчен “Әти сүзе” дигән җыр иҗат ителгән. Бала җанлы әтиләрнең кечкенә балалары белән бергә төшкән тормышчан кадрлары һәм “Шаян ТВ” студиясендә уенчык уен коралларында шаярып уйнаган мизгелләре клипка кертелгән. Танылган әтиләрнең барысы да балаларының “Шаян ТВ” каравын хуплый икән. Буш вакытта нәрсә карарга белмәгәндә "ШАЯН ТВ"ның YouTube каналына кереп кызыклы тапшырулар караулары турында хәбәр итә алар.
--- |
Иң күп укылган
|