поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.03.2020 Әдәбият

Югалту: Госман Гомәр вафат

Бүген 88 яшендә журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр (Госман Гомәр улы Гомәров) вафат булган. Күңелсез хәбәрне Татарстан Язучылар берлегеннән җиткерделәр.

Әдипнең февраль урталарыннан бирле хастаханәдә ятуы билгеле. Аның белән хушлашу бүген, 3 март көнне,  9:30 сәгатьтә Казанның Чистай урамы 6нчы йорт адресы буенча булачак. 
 
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, язучы туган ягында Балык Бистәсе районы Шикнәү Чирмешәне авылында җирләнәчәк.
 
Википедиядән. Госман Гомәр, Госман Гомәр улы Гомәров (1933 елның 10 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Шикнәү Чирмешәне) — журналист, язучы-прозаик. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Х. Ямашев һәм Ф. Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Шәрәфле аксакал» медале иясе. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

1933 елның 10 гыйнварында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Шитнәү-Чирмешән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәптә бишенче сыйныфны тәмамлагач, заводта фрезерчы булып эшли башлый, эшче яшьләрнең кичке мәктәбен, читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы
1957 елда юллама белән Саба районының «Колхоз байрагы» (хәзерге «Саба таңнары») газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрәләр. Өч елдан соң, элеккеге Красный Бор районының (1960 елдан Әгерҗе районына керә) «Ленин юлыннан» газетасы редакциясенә бүлек мөдире итеп күчерелә. Газета ябылгач, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында эшли башлаган. 1960-елларда Татарстан Журналистлар берлегендә консультант һәм җаваплы сәркатиб. 1970—1987 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының бүлек мөдире. Аннары «Ватаным Татарстан», «Заман» газеталарында, «Татарстан» журналында эшли. 2002 елдан әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Иҗаты
Госман Гомәр — татар матбугатын үстерүгә 70 елга якын гомерен багышлаган, республика журналистлар берлеген оештыруда башлап йөргән, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген ачу өчен күп тырышлык куйган шәхес, рухи һәм дини тәгълиматларны тирәннән аңлап эш йөртүче татар зыялысы. Әдип буларак та иҗаты игътибарга лаек. Тәүге әсәрләрендә — дәһшәтле Сталинград сугышында батырлык күрсәткән милләт балалары язмышы.

Вакытлы матбугатта хезмәтләре 1949 елдан күренә башлый. Тормышның әһәмиятле темаларына багышланган язмалар, очерклар, мәкаләләр, фельетоннар авторы. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында «Уйна гармуныңны» дигән беренче проза әсәре басылып чыга. Матбугат битләрендә «Упкын» (1990), «Элмәк» (1991), «Юлбарыс тырнагы» (1992), «Каты борын» (1992), «Шаһмиран» (1994, 1998, 2018 (рус телендә), «Мөһер» (1998), «Чия чебене» (2002) исемле повестьлары басылган. 2000 һәм 2004 елларда «Юлбарыс тырнагы» һәм «Гармун телләре унике» җыентыклары басылып чыга. 2015 елда парчалардан, кыска хикәя-новеллалардан төзелгән «Даһилар мөнбәре» җыентыгы дөнья күрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре
1991 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Татарстан журналистларының Х. Ямашев исемендәге әдәби премиясе
Фатих Хөсни премиясе

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»