|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2020 Фаҗига
Татарстанда 86 һәм 89 яшьлек әби-бабай тереләй янып үлгән. Фаҗига сәбәбе ачыкланаӨлкән яшьтәге ир белән хатын шәхси йортта чыккан янгын корбаны булганнар. Янгын бүген төнге икенче яртыда Алабуга районы Иске Юраш авылында чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген төнге икенче яртыда 112 бердәм номерына республиканың Алабуга районы Иске Юраш авылында шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары януы турында хәбәр килде.
Янгын иртәнге сәгать дүрткә сүндерелә. 5.00 сәгатьтә янган йорттан һәлак булган кешенең мәете табыла. Ике сәгатьтән соң тагын бер янгын корбанының мәете табыла.
Соңрак ачыкланганча, янгында 86 яшьлек ир-ат һәм 89 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.
Янгынның сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләренә билгеләргә кирәк булачак.
--- |
Иң күп укылган
|