|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2020 Хәйрия
Кечкенә Әдиләгә яман авыруны җиңеп чыгу өчен бик зур ярдәм кирәкВәлиуллова Әдилә Линар кызына ярдәм кирәк. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, балага куркыныч диагноз куелган. 5 яшьлек сабый кечкенә генә булуына карамастан, олыларча сабырлык һәм түземлелек белән яман чиргә каршы көрәшә. “Шушы көннәрдә без беренче химиотерапияне тәмамлыйбыз, ул инде ике айдан артык дәвам итә. Алда тагын дәвалау курслары көтә, аларны Төркия клиникасында дәвам итәргә телибез. Моның өчен башлангыч исәп белән 80000$ акча кирәк. Тикшерү нәтиҗәләре, цитогенетик тикшеренүләр, шулай ук сөяк миен трансплантацияләү турындагы мәсьәләне хәл иткәннән соң бу счетка төзәтмәләр кертелергә мөмкин. 30000$ алдан түләп куясы. Хәзерге вакытта сезнең ярдәм белән 1400000 сум акча җыелган. Һәр сум өчен бик зур рәхмәт сезгә, битараф булмаган барлык кешеләргә зур рәхмәт, игелегегез үзегезгә йөзләтә әйләнеп кайтсын", - дип уртаклаша кызчыкның әнисе.
Ярдәм итәргә теләгән олы йөрәкле укучыларыбыз өчен реквизитлар:
Саклык банкы картасы 4276 6200 2317 7896 Линар Эльфитович исеменә.
Саклык банкы картасы 4279 6200 3258 8239 Алсу Василевна исеменә.
Ак Барс Банк картасы (Мир) 2200 5301 2917 6558 Алсу Велиуллова исеменә
--- |
Иң күп укылган
|