|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2020 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплары сәнгатьле итеп укырга һәм сөйләргә өйрәтәТатарстан китап нәшрияты сайтында йөзләгән аудиокитапны бушлай тыңлау мөмкинлеге бар. Алай гына да түгел әлеге аудиокитаплар альбомындагы әдәби әсәрләрне компьютерга күчереп, үзеңдә дискта сакларга да мөмкин. Аудиоязмалар сәнгатьле, аһәңле тавыш белән, күңелләргә үтеп керерлек, истә калырдай итеп Камал, Тинчурин, Кариев театры актёрлары, нәшрият хезмәткәрләре, дикторлар, танылган артистлар тарафыннан укылып яздырылган. Әдәби әсәрләрне тыңлауны эш белән дә берләштереп, файдалы ял итеп тә кулланырга була Шунысын да искәртергә кирәк: татар теле укытучылары әйтүенчә, әлеге матур тавышлы “үзе сөйләп торган” китапларны балаларга тыңлату тәрбияви-белем алу чарасы булу өстенә, сәнгатьле итеп уку, сөйләү күнекмәләрен үстерүдә, татар теле дәресләрендә телебезне өйрәнүдә бик нык булыша.
Татар әдәбияты үзәге сайтында халык әкиятләреннән, Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”сеннән башлап бүгенге көн әсәрләренең аудиоязмалары саклана, вакыт белән китапларның саны арта бара. Булган байлыкны файдалы итеп кулланырга ашыгыгыз, дуслар. Аудиокитаплар укучылар карамагында. Аудиокитаплар ялыгызны бизәр, эшегезне җиңеләйтер һәм кесәгезгә дә сукмас!
--- |
Иң күп укылган
|