|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2020 Хәвеф-хәтәр
Әлмәттә башы белән чүлмәктә кысылып калган сабыйны махсус хезмәтләр коткарган (ФОТО)Коткаручылар Әлмәттә башы чүлмәктә кысылып калган малайга ярдәмгә килде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына бер ханым мөрәҗәгать итә һәм биш яшьлек улының башын пластмасса чүлмәккә тыгуы һәм аннан ала алмавы хакында сөйли.
Чакыру буенча килгән коткаручылар малайны капкыннан азат итеп, әнисенә тапшырган. Бала зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|