|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2020 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразованың «Уфа-Арена»дагы концертында сәер биюче тамашачылар алкышларын «урлаган» (МӘЗӘК ВИДЕО)Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов 20 февральдә Уфаның иң зур концерт мәйданнарының берсе булган "Уфа-Арена"да тамаша куйды. Ә аңарчы концертлары "Казан-Арена"да булган иде. Ике шәһәрне кушсаң, 15 мең кеше караган булып чыга әлеге программаны. Концертларда кызыклы хәлләр дә булган. Бу хакта "Матбугат.ру"га Илдар Хәкимов сөйләде. Уфада шоу башланыр алдыннан тамашачыларның берсе көтелмәгән трюк башкарган. Әллә бию, әллә нәрсә. Әлеге ир-ат башына әйләнеп басып торган. Видеодан күренгәнчә, тамашачылар абзыйның бу "перфомансын" игътибарсыз калдырмый һәм дәррәү кул чабалар. Шулай итеп, шаян абзый Гүзәл һәм Илдарга "саклаган" алкышларның беразын үзенә "урлый".
"Бу егет күп кенә җирдә: концертларда, урамда, диңгез буенда да шулай итә икән. Безне дә Уфадагы чыгышыбыз алдыннан менә шулай шаккаттырды. Бермәлгә телсез калдык хәтта", - дип көлеп сөйләде "Матбугат.ру"га Илдар Хәкимов.
Менә ул әлеге мизгелнең видеосы:
Сүз уңаеннан, Гүзәл һәм Илдарны яратучылар Guzel тамашасын түземсезлек белән көтте – әлеге гармония, матурлык һәм музыка бәйрәме Башкортстан башкаласының «Уфа-Арена» сараенда гөрләп узды. Чарада Гүзәл Уразовадан күп кенә сюрпризлар һәм күңелле очрашулар булды. Программада махсус чакырылган кунаклар – милли эстраданың популяр башкаручылары Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Россия йолдызы Согдиана катнашты. Биюләрне исә "Тодес"ның Мәскәүдән килгән төп составы тәкъдим итте.
Казан концертыннан кайбер мизгелләр:
Уфа концертыннан кайбер мизгелләр: Сүз уңаеннан, Гүзәл һәм Илдарның Йошкар-Олада узган концертларына хәтта Һиндстан кешеләре дә килгән иде. Алар Гүзәлнең җырларын интернеттан карап беләләр. Йошкар-Олада кунакта вакытта концертка киләләр. Менә фотолары:
--- |
Иң күп укылган
|