поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
28.02.2020 Хәвеф-хәтәр

15 яшьлек кызны урлаганнар: аны көчләп кияүгә бирмәкчеләр?

Кубаньда хокук саклаучылар өеннән киткән һәм берничә көннән соң Чечняда табылган 15 яшьлек кызның югалу сәбәпләрен тикшерә. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, 24 февральдә Голубицкая станицасында яшәүче кыз өйдән чыгып югалган.

Кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать итә, тиздән аның Краснодарга кадәр автобуска билет сатып алуы ачыклана. Хокук сакчылары урындагы халыкка кызның кайда һәм нинди хәлдә булуы турында билгеле булган мәгълүматны хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Күп тә үтми, кызны Чечен Республикасында тапканнар.
 
“Краснодарские известия” хәбәр итүенчә, аны чеченнар кияүгә бирү максатында урлаган. Югалган кызның апасы журналистларга урлауда катнашучыларның берсе балигъ булмаган балага өйләнергә ниятләве хакында сөйли.
 
Шул ук вакытта, кызның риза түгеллеге ачыклана. Кызның апасы, урлаучылар гаиләгә янап, мәктәп укучысын эзләмәүне таләп иткән, дип яза Кызыл таң. Билгеле булганча, җинаятьчеләрне полиция оператив рәвештә тоткарлаган, ә кызны әти-әниләре килгәнче полиция бүлегенә китергәннәр.
Фото: Московский комсомолец

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»