|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2020 Матбугат
Дмитровград шәһәрендә «ШАЯН ТВ»ның үз телеблогерлары бар
«ШАЯН ТВ»ның Дмитровград шәһәрендә телевизион блогерлар филиалы бар! Ул 27нче февральдә эшли башлады. Ул укучыларга бик зур бүләк ясап, «ТНВ»ның Ульян өлкәсе корпункты базасында яшь телевизион блогерлар филиалын ачу турында хәбәр итте. Алар үзләренең мәктәп тормышын, нинди очрашулар, бәйрәмнәр үткәрүен, шәһәр, өлкә күләмендәге балалар өчен уздырыла торган чараларны төшереп җибәрәчәк. «ШАЯН ТВ» каналы, чын мәгънәсендә, бөтен илгә сибелеп яшәүче татар балаларын берләштерә. Яшь телевизион блогерлар пунктын да «ТНВ» каналының корпункты булган һәр шәһәрдә ачу планлаштырыла.
--- |
Иң күп укылган
|