|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2020 Фаҗига
Табиблар 10 яшьлек кызның гомере өчен көрәшә18 февральдә Уфа – Ырынбур трассасындагы коточкыч авария булган. Авариядә исән калган 10 яшьлек кызның хәлен табиблар бик авыр дип бәяли. Бу хакта республиканың дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Күмертауда яшәүче 41 яшьлек ир «Volkswagen Polo» автомобилендә светофорның кызыл сигналына туктап торган «Daf» зур йөк машинасы артына барып керә.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителе һәм аның 35 яшьлек хатыны шунда ук үләләр. Кызларын Авыргазы район үзәк хастаханәсенә алып китәләр.
Табиблар әле дә аның гомере өчен көрәшә.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|