|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2020 Фаҗига
Татарстанда руль артына утырган яшүсмернең авариядә гомере өзелгән, ике пассажир җәрәхәтләнгәнТатарстанда 16 яшьлек үсмернең юл һәлакәтендә гомере өзелгән, ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Авария кичә төнге өчләр тирәсендә Түбән Кама – Чистай трассасында булган, дип яза агентлык. Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган 16 яшьлек үсмер, идарәсен югалтып, металл киртәгә килеп бәрелгән, шуннан соң автомобиль кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
Яшүсмер шунда ук үлгән. «Лада» автомобиленең төрле тән җәрәхәтләре алган тагын ике пассажирын (17 һәм 19 яшьлек егетләр) хастаханәгә озатканнар.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|