|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2020 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов кышны файдалы итеп үткәрәРаяз Фасыйховның затлы җырчы булуы өстенә, чаңгы шуу остасы да икәнен бөтен тамашачылар белеп тә бетермидер бәлки. Кышның тәмен, рәхәтен белеп, буш вакыты булуга гаилә белән тау чаңгысында шуарга йөриләр алар. Кызы Венера белән улы Рамазан да чаңгыда оста шууы белән шаккатыра. Раяз үзе чаңгы шуа, үзе видеога төшерә, үзе комментатор, шул арада балаларын да күз уңында тота. Инстаграм сторисларында шушы көннәрдә аларның күңелле итеп чаңгыда чыҗлап төшүләрен күпләр кызыксынып карагандыр. Җиң сызганып эшләргә дә, файдалы итеп ял да итәргә дә вакыт табучы үрнәк гаилә башлыгы, бала җанлы әти булуы белән аерылып тора Раяз Фасыйхов. Аларга карагач, Раяз үзе, кызы һәм улы белән бергә өчәү җырлый торган җырларындагыча, “...матур гаилә булу - шундый күңелле, олы бәхет шушы түгелме?!” диясе килә.
--- |
Иң күп укылган
|