поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.02.2020 Шоу-бизнес

"Фердинанд Сәлахов тормышында тагын да катлаулырак сынаулар булган икән..."

«ТНВ» каналыннан Зәмирә Рәҗапованың «Әй язмыш, язмыш…» дигән тапшыруын яратам мин. Узган елның җәендәге бер тапшыруның кунагы минем иң яраткан җырчыларымның берсе – халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов иде.

Аны концертларына мин күп йөрдем. Операциягә керер алдыннан оештырган саубуллашу концертында да, җанының соңгы кылы өзеләм дип торганда, сфинкс кебек, кабат куәт җыеп, аякка басып, яңадан халык алдына чыгып җырлаган вакытларында да яшь аралаш чиксез соклану хисләре кичерә идем. Берсендә, түзмәдем, тәнәфес вакытында:
 
«Апас чишмәләре кебек,
И агыла җыр-моңнар.
Артистларның шат йөзеннән
Безгә дә күчә нурлар.
Сәхнә үзәге Фердинанд,
Янында иптәшләре:
Очып-бөтерелеп бии,
Җырлый татар яшьләре
Скрипка кылларына яшьтән
Кушылып җырлаганга –
Яңгырап тора тавышы
Фердинанд җырлаганда!
Чибәрләрнең чибәре ул,
Уңганнарның уңганы.
Тамашачыны әсирләп
Талпына җырчы җаны.
Җырга булган мәхәббәттән
Хисләрең ургып торсын.
Җырла син, җырла, Фердинанд, –
Син үзең сайрар кошсың!» – дип яздым да, концерт башлангач сәхнәгә менеп, халык алдында укып, үзенә бүләк иттем. Бу – 2005нче елның 10нчы октябре иде…
 
Ә җәй көне төшерелгән тапшыруны караганда, Фердинанд тормышында тагын да катлаулырак сынаулар булган икән бит, дип, хәйран калып утырдым. Язмышының сикәлтәле, чыдар чигенә китереп җиткергән киртәләре аша үткән чагында аның сөекле хәләл җефете, кадерле уллары, ике яктан да әниләре, Казан-Мәскәү хастаханәләрендәге мәрхәмәтле, кыю йөрәкле, алтын куллы табиблар, җырчының рухи һәм физик көченә ышанган фониаторлар һәм аны бервакытта да ташлап китмәгән ихлас дуслары – болар барысы да бергә кушылып, Фердинандка дәрт һәм дәрман өстәп торганнар. Аның сәхнәдә үзен тотышындагы зәвыклы гадилек, горур тыйнаклык, тамашачыга карата булган эчкерсез ихласлыгы хәзерге заманның «Үзгәреш җиле»нә ияреп, ертык ыштаннар белән сәхнә сасытып, ярты гәүдәләре шәрә килеш, ярты гәүдәләренә берсеннән берсе уздырып ялтыравыклы ука-ташлар ябыштырып, сәхнә буйлап «Паркенсон» биюенә калтырана-калтырана «фанера»га ияреп, җырлау рәвешләре чыгарып, җитмәсә, үзләрен хөрмәт итеп, акча түләп кергән тамашачының хисләрен уятмакчы булып, буталана-буталана беләкләренә чәбәкләп, «ишетмим!» дип кул чабарга мәҗбүр итеп кычкырып йөрүчеләр өчен чын мәгънәсендә сәхнә эталоны булып тора.
 
Аның иҗат төркемендә булучылар да югары профессиональ дәрәҗәдәге талант әһелләре. Ә инде Фердинанд белән аваздаш булып, иңен иңгә куеп бергә җырлаучы яшь егет Ярамир Низаметдиновны остазының бер сулышыннан, бер карашыннан аңлый торган бертуган энесе диярсең. Алар шулхәтле пар килгәннәр, бар яктан да бер-берсенә тиң.
 
Фердинанд, иҗат чишмәләрең бервакытта да саекмасын. Киләчәктә дә татар сәхнәсенең йөзек кашы булырга язсын. Афәрин, егетләр!
 
Диләрә ИЛЬЯСОВА-СӘРВӘРТДИНОВА,
Казан шәһәре, Безнең гәҗит
Фото: соцчелтәрләдән

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»