поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.02.2020 Криминал

Генерал Фаяз Шабаевны ришвәт бирүдә гаеплиләр: 12 ел төрмә яный

Мәскәүдән сенсацияле хәбәр килде: Казан Эчке эшләр идарәсенең элеккеге шефы һәм Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең элеккеге җитәкчесе генерал-лейтенант Фаяз Шабаев сак астына алынган. Тикшерү комитеты аның эшен шәрехләми.

Генералны ришвәт биргәндә арадашчылыкта гаеплиләр. Расланмаган мәгълүматлар буенча, сүз 30 млн сум турында бара. Шулай булса, Шабаевка 12 ел төрмәдә утыру куркынычы яный.
 
Шабаев Әгерҗедә, МВД офицеры гаиләсендә туган, аңа 53 яшь. Ул гомеренең яртысын Татарстанда хезмәт иткән. 1987 елда Омск Югары милиция мәктәбен тәмамлый. Булачак генерал-лейтенант хезмәтен шул ук елны районара милиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча гади оперуполномоченные булып башлый. Озакламый ул бөтен бер бүлекне җитәкли башлый.
 
1993 елда Шабаевны Казанның УГРО башлыгы постына билгелиләр, өч елдан соң ул – криминаль милиция хезмәте җитәкчесе, ә инде 1999 елдан Фаяз Баянович шәһәрдәге иң зур саналган Совет районы эчке эшләр идарәсен җитәкли. 2003 елда, 37 яшьлек Шабаев Казан Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.
 
Шабаевның уңышлы карьерасын аны белүче кешеләр дөрес дуслар таба белүе белән аңлаталар. Дуслары арасында Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков һәм “Радиоэлектрон технологияләре” концерны генераль директоры Николай Колесов та бар. 2006 елда ул Исхаков артыннан Ерак Көнчыгышка китә.
 
Анда Шабаев озак тоткарланмый, өч елдан соң ул безнең якларга кайтып, Чувашстанда наркотикларны контрольдә тоту буенча федераль хезмәтне җитәкли. Ә инде бер елдан соң – 2010 елның ноябрендә, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә (ФСКН) билгеләнеп, триумфаль рәвештә республикага кайта. Бу вазифада ул алты ел эшли, бәлки бүгенге көнгә кадәр хезмәт иткән булыр иде. Тик ул хезмәтне таркаталар.
 
2011 елда Шабаевка генерал-лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Тагын бер елдан соң, ул ТР дзюдо федерациясе президенты итеп сайлана. Элемтәләрне ныгыту өчен бик табышлы вазифа. 2013 елда Фаяз Баянович Министрлар Кабинеты каршында, командасының 237 кг героин алуын горурлык белән белдерде. 2015 елның ноябрендә Шабаев ведомствосы “Эстон ноктюрн” махсус операциясе өчен билгеләп үтелде. Ул чагында наркополицейскийлар Казанда күпләп сату складында 6 млрд сумлык спайс өчен чимал һәм 152 килограммнан артык синтетик матдәләр тапканнар иде. Тикшерү барышында җинаять эше фигурантларының чын халыкара челтәрдән гыйбарәт булуын (Балтыйк буе гражданнары һәм кытайлар) фаш итәләр.
 
Аның хезмәттәге уңышлары 2012 елда тәмамлана. Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров постыннан киткәч, Фаяз Баянович шул урынга кандидатларның берсе иде. Тик көтмәгәндә Мәскәү бу кәнәфигә Мари Элда ведомствоны җитәкләгән Артем Хохоринны сайлады. Асылда, бу Татарстан хакимиятенең җиңүе, чөнки алар Шабаевта ышанычлы кеше күрмәгәннәр. Әлбәттә, генералның моңа бик нык хәтере кала.
 
2013 елда МВДда, Шабаев ведомствосына “конкурент булган”, Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре күпләп сатучы Олег Кучаевны тоткарлыйлар. Ул ФСКН хезмәткәрләренең үз эшләрен уңышлы күрсәтү өчен аеруча зур күләмдә наркотиклар сату белән шөгыльләнүче төркемнәрне ясалма оештырып, шуларны үз “түбәләре” астында саклаулары турында сөйләгән. Шулай итеп, полиция һәм наркоконтроль ведомстволары арасында чын сугыш башланып китә.
 
Тиздән бу эшне МВДдан алып ФСКНга тапшыралар, ә кулга алынган Кучаевны Мәскәүгә озаталар. Ярты елдан соң Казанның полиция башлыгы Руслан Хәлимдаровка һәм аның хезмәттәшләренә карата җинаять эше ачалар. Шулай итеп наркотиклар сатучы үзе зыян күрүчегә әйләнә. Тикшерү версиясе буенча, аңа наркотикларны полицейскийлар үзләре ташлаган һәм шуннан соң ул сорауларга хокук саклаучылар теләгәнчә җавап биргән.
 
Ул көннәрдә Казанга Хәлимдаров эше буенча махсус операция үткәрү өчен Мәскәүдән спецназ килә. Ә МВД, Дзержинский урамындагы бинасын саклар өчен, периметр буенча кораллы каравыл куя. Хәлимдаровтан тыш, соңрак ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ОБНОН җитәкчесе Андрей Алексеевич, Казан буенча бүлек башлыклары Дмитрий Андриенко һәм Яков Кононенконы, өлкән оперуполномоченный Марат Садыйковны, аның хезмәттәше – “К” бүлегеннән Наил Сафиуллинны тоткарлыйлар. Әлеге ыгы-зыгы 2017 елда тәмамлана: Хәлимдаровны 10 ел да 6 айга төрмәгә утырталар.
 
МВД үз чиратында Шабаевка 2014 елда җавап бирә: октябрьдә ФСКНның оператив хезмәте җитәкчесе Юрий Казакулов сак астына алына. Янәсе, ул наркотиклар белән шөгыльләнүче җинаятьчеләрне яклаган. Хәзер Казакулов эшен ТР Югары суды ябык режимда тикшерә. Нәтиҗәдә, Шабаевның һәм Татарстан хокук саклау системасының бергә дус яши алмавы ачыкланды. Фаразлар рас килде: 2016 елның апрелендә ФСКНны таратканнан соң, Шабаевка хокук саклау органнарында урын табылмый. Сөйләүләр буенча, ул ТР Росгвардиясен җитәкләргә теләгән, тик бу мөһим вазифаны да аңа ышанып тапшырмыйлар.
 
Шабаевның шуннан соңгы тормышы һәм карьерасы аерым эпизодлардан гына билгеле. Кайбер чыганаклар, ул 2016 елның сентябрендә Түбән Новгордка киткән, дип сөйли. Ноябрь аенда Фаяз Баянович Сыктывкар мэры булырга җыена дигән хәбәрләр дә таралды. Бер елдан соң Колесников ярдәме белән Сергей Чемезовның “Ростех” дәүләт корпорациясенә ниндидер постка урнаша алуы факт.
 
“Аңа анда күңелсез. Үзе шулай зарлана. Фаяз Баянович – чын генерал, кешеләрне сафка тезәргә күнеккән. Ә “Ростех”та нәрсә? Кәгазь эше, бернинди парадлар юк”, – дип сөйләде Шабаевны якыннан белгән танышы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.02.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»