|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2020 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразованың "Кремлевский концерты" Казанда узачак (АФИША)13 февраль көнне Казанның "Татнефть-арена" боз сараенда Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның грандиоз шоулары - Мәскәүдә булган "Кремлевский концерты" узачак. Зур чарада җырчыларның олы кызлары Эллари да катнашачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Мәскәүдәге тәүге концерты узган елның апрелендә үтте. "Матбугат.ру"да бу хакта тулы фото-видеорепортаж тәкъдим иткән идек. Аны шушы сылтама аша карарга мөмкин. Киләсе пәнҗешәмбе Казанда узачак зур тамаша Мәскәү дәрәҗәсеннән ким булмас дип ышанабыз. Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән бер сәхнәдә олы кызлары Эллари, Илсөя Бәдретдинова, рус эстрадасы йолдызы Согдиана һәм башка артистлар катнашыр дип көтелә. Сюрпризлар да булмый каламаячак. Ә концертның махсус кунагының исеме әлегәчә сер булып саклана. Аның кем икәнлеген 13 февральдә "Татнефть-арена"да белербез. Билетлар kzn.kassir.ru һәм tna-tickets.ru сайтларында.
--- |
Иң күп укылган
|