|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2020 Киңәш-табыш
“Ханский дом” хай-тек стилендәге тигез түбәле йортлар сала башлый“Ханский дом” төзелеш ширкәте тиздән тигез түбәле хай-тек стилендәге заманча дизайнлы йортлар сала башларга ниятли. Тигез түбәле өйләрнең, тышкы дизайны белән аерылып торуы өстенә башка уңай яклары да шактый. Беренчедән, гадилеге, төгәл формалы булуы белән игътибарны җәлеп итә. Икенчедән, өске катның мәйданың рациональ куллану, түбә ябу өчен төзелеш материаллары күпкә арзангарак төшү мөмкинлеге бар. Бу хакта “Ханский дом” төзелеш ширкәте җитәкчесе Ильяс Гыймадов халык фикерен, ихтыяҗларын белү өчен интернет кулланучылар арасында сорашу уздыра.
Инстаграмдагы комментарийлардан күренгәнчә, күпләр әлеге стильдәге өйләрне хуплый. Кеше фантазиясенең чикләре юк: тигез түбәне өстәмә мәйдан итәргә, җәйге терраса ясарга, барбекю куеп әбәт зонасы булдырырга, өстән карау мәйданчыгы итеп кулланырга, хәтта бассейн урнаштырырга да була. Ә киләчәктә кирәге чыкса, өстәмә тагын бер кат салу өчен тигез түбәне нигез итеп кулланырга мөмкин.
Кышын - кар, озак вакытлы яңгырларда – су, көзен - коелган яфраклар җыелудан куркып сорау бирүчеләргә исә, Ильяс Гыймадов: “Дөрес технологияләр һәм сыйфатлы материал белән эшләгәндә, бар да ышанычлы булачак, бернинди куркыныч, зыян янамый”, - дип җавап бирә.
--- |
Иң күп укылган
|