поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
29.06.2010 Мәдәният

ТАТАР СӘХНӘСЕНДӘ ЯҢА ИСЕМ, ЯҢА СҮЗ

Соңгы елларда прозабыз мәйданын моңарчы кеше кулы кермәгән материалга таянып язган әсәрләре белән тематик яктан бик киңәйтеп җибәргән Зәки ага Зәйнуллин сәхнә әдәбиятына да яңа сулыш өргәндәй булды. 21 июньдә, ниһаять, ел дәвамында көтеп алынган «Кырык бернең арбалы хатыннары» сәхнәгә менде һәм татар тамашачысын, һичшиксез, әсир итте дип уйлыйм.

Инде зур әдәби мирас туплавына карамастан, Зәки аганың кеше күңеленә якын вакыйгаларны яктырткан һәм күргән-белгәннәренә таянып язылган тәүге әсәрләре һаман да укучы күңеленә якынрак кебек әле. Минем үземә шулай. «Кырык бернең арбалы хатыннары» әсәрен укыгач та, Зәки абыйга, бер дигән пьеса эшләп була моннан, дигән идем, озакламый аны якташлары сәхнәләштергән дә булып чыкты. Гомумән, аның бик күп әсәрләреннән пьеса әзерләп булыр иде, чөнки, аларда вакыйга-хәрәкәт куелыгыннан тыш, ярылып яткан характерлар һәм конфликт бар, геройлары җанлы сөйләмдә нык ачыла. Болар – сәхнә әдәбиятына куелган төп таләпләр бит инде.

 

Зәки Зәйнуллинның шушы арада гына «Татар ир-егетләре» дигән китабы да дөнья күрде, әлеге китапка кергән һәр әсәрдән кинофильм төшерергә мөмкин. Документаль булырмы ул, нәфисме – мөһим түгел. Бер яктан, татар тарихы дөньяга таралачак, икенче яктан, әлеге әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар, үткән чорлар ерагая барган саен актуальләшә генә. Бездә чит тамашачы да карарлык, үз халкыбызны тетрәндерерлек итеп төшерелгән нәфис фильм әлегә Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сы буенча гына эшләнде дигән карашта торам. Режиссерлар Бөек Ватан сугышы тәмамлануның киләчәк түгәрәк датасын аның берәр әсәрен куеп билгеләүне күздә тотсалар, бик яхшы буласы кана. Монысында мөмкинлекне кулдан ычкындырдылар. Бездә документаль кино тәҗрибәсе көчле. Зәки абый, күргәнегезчә, «Кырык бернең арбалы хатыннары» белән полилогтан гына оешкан әсәрләр язуга да маһирлыгын исбатлады. Димәк, үзе дә бер дигән сценарий язачак.

 

Зал тутырып тамашачы җыйган премьерада Учак Миниямал ролен Илсөя Төхфәтуллина башкарды, «Зөләйха»ның да төп героинясы иде бит ул! Яңа гына тамырлаша башлаган татар фильмнарында ул үзен яраттырган иде. Торган саен үсә генә барган артисткабызның уеннары мине дә сөендерә. Кайберәүләр кебек туктаусыз чәриләмәс тә, сәхнә буйлап, татар хатын-кызларына хас булмаганча, ат кебек чабып та тилермәс, ир-ат өстенә дә кирәксә-кирәкмәсә сикермәс, үзен табигый генә тотар, кирәк урында сагышланыр, кирәк урында эчке кичерешләрен сиздерерлек итеп сүз әйтә белер. Бөтен килеше иманлы, оятлы, әдәпле татар хатын-кызы аның! «Кырык бернең арбалы хатыннары»нда башка геройлар теләмәгән гамәлләрне эшләгәндә дә, шуңа күрә аның сәбәпләрен аңлыйсың, Миниямалны гаепләргә тел бармый.

 

Пьесаның Чатан Рәйхан роле бирелгән Миләүшә Шәйхетдинова сәхнәдә үзен тапты дип әйтәсе килә. Безнең тамашачы оятсызрак сүз ишеткәндә, геройлар бер-берсен капшашканда, бер-берсе өстенә барып ауганда кул чабарга гадәтләнде инде, аны бу гадәтеннән автор җиткерергә теләгән, тирәнлеге ныграк ачылган күренешләргә бай әсәрләрне күбрәк куеп кына биздерергә була торгандыр. Ә бит «Кырык бернең арбалы хатыннары» – нәкъ шундый әсәр! Кызганыч ки, чатанлыгы аркасында юлаучылардан калган Рәйханны күтәреп арбага салган, тартып алып барган хатын-кызларга кул чапмый татар тамашачысы, ул чит ир белән бер юрган астында ятканны алкышлый. Сөяксез Гайшәнең авыру кызны бәхетле итү өчен тырышканлыгына рәхмәтен белдерергә ашыкмый ул – арты белән Рәйханны ишеккә эткәненә шакката. Ни гаҗәп, тамашачы үзен уйландырырлык итеп тудырылган һәм Илдус Әхмәтҗанов тарафыннан уйналган (!) Бамбир Гобәйне дә зур алкышларга күмәргә атлыкмый. Ә бит бу артистыбыз – юбилейларда шигырь укыймы, спектакльдә роль башкарамы – автор ишетергә теләгәнне тоючы сирәк уенчыларыбыздан. Бамбирның тавышында бер үк вакытта һәм теләктәшлек, һәм фаҗига, һәм ярату ноталары ишетелә. Аның рольләр амплуасы киң. Бу спектакльдә үз рольләренең вазифасын соңгача аңлаган Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй, Ирек Баһманнар, Габделфәрт Шәрәфиевләр турында җылы сүзләр әйтергә мөмкин.

 

«Кырык бернең арбалы хатыннары»нда берничә буын артистлары «очрашты». Һәр буынның үз уены барлыгы ярылып ята. Урта буын өлкән артистларыбызга торган саен «якыная» бара. Алар – электән килгән уен традицияләрен саклаулары белән татар тамашачысын театрдан биздермәүгә күп көч кертә. Өлкән буын алган белемнең Казанныкы гына түгеллеге әллә каян күренеп тора. Аларның үкчәсенә басып килүчеләре дә элекке сәхнәбез традицияләрендә тәрбияләнгән бит аның.

 

Театр турында үзара сөйләшкәндә, күпләр артистлар уены өчен гаепне еш кына режиссерга гына аударып калдыралар, килешеп үк бетеп булмый, югыйсә буыннар уены аерылып тормас иде. Соңгы елларда алмашка килүчеләр башка шартларда үскән, тәрбияләнгән, белем алган, алар үткәнне азрак белә, элекке матур телне ишетмәгән. Ә бит, бер карасаң, без үскәндәге авыл тормышы сугыш елларыныкыннан әллә ни аерылмый да иде әле. Бу спектакль барышында яшьләрнең дә фаҗигале елларны, шул чор кешеләрен аңларга һәм җиткерергә омтылышы ачык сизелеп торды, бу шулкадәр сөендерде. Кызганыч, мәкаләдә һәр артист исемен атап бетереп булмый, югыйсә барысына да рәхмәт җиткерәсе килә.

 

«Кырык бернең арбалы хатыннары» – татар сәхнәсендә яңа сүз. Темасы, куелышы белән. Ул уенчыларны да, авторны да чәчәккә күмде. Татар кешеләренә реаль тормыш вакыйгаларын чагылдырган әсәрләр якын. Романтик рухтамы ул, реалистикмы – мөһим дә түгел. Туфан ага Миңнуллин иҗаты әнә шуңа күрә халыкны тарта. Зәки ага да бер әсәр белән генә сәхнә тарихына кереп калмасын иде. Туфан абыйныкы кебек, озак еллар дәвамында татар тамашачысын театрга чакырсын иде аның язганнары.

 

«Кырык бернең арбалы хатыннары»нда сүз 11 көн элек кенә сугышка киткән ирләренә станциягә азык илтү вакыйгасы турында бара. Шунда ук күңелгә Аяз Гыйләҗевнең «Дүртәү»е, «Язгы кәрваннар»ы килә. Якты хатирәләр, караңгы тормыш күренешләре, җырлар чиратлаша алар юлында да. Юл михнәте кечкенә генә араны да ерагайткан кебек була. Зәки аганың олаучылары юлын сугышка кадәрге вакыйгалар агышында уйлар җиңеләйтә кебек. Арбага ат урынына җигелгән алты хатын күңелендә – алты төрле истәлек, әмма аларның барысы да ирләргә булган олы мәхәббәтне чагылдыра. Кияүгә көчләп бирелгәнме ул, яратып чыкканмы, бәхетле очраклылык аркасындамы – хатыннарның барысы да тормышларына күнгән, ирләренә күңелләрендә ихлас ярату хисләре йөртә, балаларының әтиләре икәнлеген белеп табына диярлек.

 

Юлдагы хатирәләрдә ил башлыкларының авылларга, кулакларга карата һәм, гомумән, гаделсез сәясәте дә, гаилә эчендәге конфликтлар да, колхозлашу хәрәкәте дә чагылыш таба.

 

Зәки ага, соңгы елларда язылган кайбер әсәрләрдәге кебек, колхоз җитәкчелеген, комсомолларны ямьсез итеп тасвирламый, алар кылганнарның чарасызлыктан икәнлегенә ышандыра. Моңа кул күтәреп дога кылып утырган, улны башка чыгару барышында ничек тә гаиләне саклап калырга, яшәрлек мөлкәт бирергә тырышкан, кешелеклелекләре белән аерылып торган «сәвитче»ләр, кызганып, хатыннарга «белешмә» язып биргән, Әсхәт Хисмәтнең гаҗәеп матур уйнавындагы Һади Чалыш һәм башка мисаллар бар.

 

«Кырык бернең арбалы хатыннары» чын ир-атларны да сәхнәгә менгезде. Аларга кытлык бар заманда әсәр бу ягы белән дә актуаль. Хатын-кызларга таяныч ирләр, балаларга арка булырлык аталар бу пьесада җитәрлек. Шуның кадәр тамашачы уенын көйләгән, күренешләрне чиратлаштыруның, сәхнәләштерүнең отышлы юлларын тапкан Фәрит Бикчәнтәевкә да афәрин диясе килә.

 

Кыскасы, Г.Камал исемендәге театрның 2009-2010 елгы сезоны зур уңыш, көтеп алынган уңыш белән тәмамланды. Ул безне тирән фәлсәфи эчтәлекле, тормышчан сюжетлы әсәрләрнең театрны яшәртеп җибәрергә, сәхнә тормышын җанландырырга, тамашачыны аңа якынайтырга сәләтле икәнлеген исбатлады.


Рифә РАХМАН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»