поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.06.2010 Җәмгыять

КЕМГӘ – КРИЗИС, КЕМГӘ – АЛТЫН БАЛЫК...

1990–2000 еллардагы буталчыклыктан җәмгыять кинәт кенә икегә аерылып, байлар һәм хәерчеләр катлавына бүленгәннән соң, тормыш, ниһаять, көйләнә башлаган иде инде. Халык та "тауга карап тау булып булмый" дип үз хәленә күнекте, бар халык байлыгын "прихватизацияләп" кинәт баеган кемсәләрдән көнләшми һәм чәбәләнми генә яши башлады. Шәһәрдә фатир сатып алучылар, авылларда зур-зур йортлар төзеп керүчеләр күбәйде. Тик тормыш шулай бит ул: бер алдын, бер артын күрсәтә. Кинәт кенә бөтен дөньяда кризис башланды да, көйләнеп баручы дөнья тагын болганды.

"Откат"лы шулпа

 

Күптән түгел бер танышымның улы үз эшен башлап җибәрде: вак-төяк төзелеш, ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Казанда туып үссә дә, ана телебезне мөкәммәл белүче, акыллы, белемле егетебез, институтны гел "бишле" билгеләренә тә­мамласа да, озак вакыт эш таба алмыйча тинтерәде. Әти-әниләре, дуслары аны бик тә дәүләт эшенә кертеп җибәрергә хыялланды, бу җәһәттән кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәде. Егетебез дә теләсә нинди дәрәҗәдә эшләрлек һәм Татарстанга, татар халкына тап төшерми торган затлардан: акыллы булуы өс­тенә, озын буйлы, төскә-биткә дә чибәр, өч тел белә. Ләкин юк, "өстә" танышлары булмагач, белеменә бәрабәр эшкә урнаштыра алмадык егетне. Ул, озак кына аптырап йөргәч, бер Мәскәү фирмасының Татарстандагы сәүдә-урнаштыру вәкиле булып эшли башлады. Узган ел нефть районнарында җитәкче булып эшләүче берәүнең кызына өйләнеп, матур гына гаилә дә корып җибәрде. Бабай тиешле кеше исә, кияүне ошатып, аңа Казанда үз эшен башлап җибәрергә ярдәм итте.

 

"Бабай"ның танышлары күп булгач, заказчылары да дәүләт структураларыннан, эш эзләп интегәсе юк. Тик менә егет кенә эшмәкәрлек өлкәсендә хөкем сөрүче "джунгли законнары"на ияләшә алмый интегә. Аны олы-олы түрәләрнең дәүләт акчасын уңга-сулга таратуы, бу өлкәдәге кода-кодагыйлык һәм ришвәтчелекнең дәүләт дәрәҗәсендә "чәчәк атуы" гаҗәпләндерә. Шул ук вакытта Президенттан алып зур-зур түрәләрнең ришвәтчелеккә каршы көрәш җәелдерүенә, моның өчен ай саен диярлек төрле дәрәҗәдә киңәшмә-утырышлар уздырып "уйнавына" аптырый ул.

 

Әлбәттә, дәүләт дәрәҗәсендә җәелгән ришвәтчелек үз исеме белән аталмый һәм барысы да законлы рәвештә эшләнә. Моның өчен фирма яки берәр ЧҖҖ дәүләт ел саен үткәрә торган тендерда катнашырга тиеш тә, аны отып, заказлар гына аласы. Тик тендер оту гына сират күперен кичүгә бәрабәр. Ә моның өчен, иң беренче чиратта, "өстә" якыннарың булырга, аннары алар тирәсендәгеләрне "бүләк" биреп җайларга-майларга һәм заказны үз бәясеннән ике мәртәбә артыграк итеп документлаштырырга кирәк. "Барысы да танышлык буенча һәм ришвәт күләменә бәйле рәвештә хәл ителгәч, нигә берничә йөз чиновникны җәлеп итеп, шактый акча тотып тендерлар үткәреп мәшәкатьләнергә?!" – дип шакката егет. (Ни әйтсәң дә, демократия, милләт күтәрелеше "уены" уйнаган вакытта туып үсеп формалашкан бала шул!) Заказны үз бәясеннән ике мәртәбә артыграк итеп документлаштыру да акчаның әнә шул икенче өлешен (бу төр "бизнес" "откат" дип атала) заказ бирүче түрә кесәсенә салу өчен кирәклеге дә аңлашылмый аңа. Янәсе, алар хезмәт хакын болай да ярыйсы гына ала ич инде.

 

"Откат" җәмгыятьнең һәр өлкәсендә гөрләп чәчәк ата. Андый төр "бизнес" белән зур-зур түрәләр дә, кечеләре дә, депутатлар да шөгыльләнә. Социаль өлкәдә дә бар ул, мәгарифтә, медицина, мәдәнияттә, хокук саклау органнарында да. Моны гади халык белгәнне җитәкчеләр ничек белмәсен ди. Беләләр, әлбәттә, әмма Россия Президенты дәрәҗәсендә дә, төбәк җитәкчеләре дәрәҗәсендә дә махсус комиссияләр төзеп, әледән-әле утырыш-киңәшмәләр җыеп ришвәтчелеккә каршы "көрәш уены" уйныйлар. Шунысы гына гаҗәп: барысын да белә торып, ул киңәшмәләрдә ничек бер-берсенең күзләренә туры карый ала икән алар?

 

Фатирсыз түрәләр...

 

Бу араларда Forbes журналы һәм башка матбугат чаралары Россиянең узган ел иң күп акча "эшләгән" кешеләренең исемлеген бастырып чыгарды. Газета битләрендә, Интернет-порталларда Россия һәм Татарстан түрәләренең дә узган елгы керемнәре хакында мәгълүматлар пәйда булды. Аларның узган елгы керемнәре 2008 елныкына караганда да артыграк булган хәтта. (Менә сиңа кризис!) Ә халыкның яртысын диярлек 4330 сумлык эшсезлек пособиесенә утырттылар. Анысы бер хәл, шул мәгълүматлардан кайбер җитәкчеләрнең һәм министрларның хәтта фатирлары да юк икәнлеге билгеле булды бит әле. Хатыннары фатирындагы почмак бүлмәдә көн итәләр икән ләбаса бахырлар. Кайберләренең утырып йөрергә хәтта "алтылы" "Жигули"лары гына да юк мескенкәйләрнең. Жәлләп үләрсең, билләһи!

 

Бәйсез аналитиклар әле кризис "туып кына" килгәндә үк аны "болганчык суда күбрәк балык тоту өчен" махсус уйлап чыгарулары хакында фаразлаган иде инде. Хаклы булып чыктылар. Кризис нәтиҗәсендә байлар тагын да баеды, ярлы халык тагын да хәерчеләнде. (Байларның салым инспекциясенә биргән декларацияләре шуны раслый.) Ә түбән катлау өчен тормыш төбенә төшү әле дә дәвам итә һәм итәчәк. Чөнки кризисның туктарга әле дә исәбендә юк. Эштән кыскартулар да һаман дәвам итә. Хәер, аларның хезмәт хаклары болай да җан асрарлык кына иде инде. Шулай булса да, даими эш урыннары булгач, ничектер тынычрак, тотрыклылык саклана иде әле.

 

"Миңа рәнҗемәгез..."

 

Әле шушы арада гына типсә тимер өзәрлек 54 яшьлек элекке күршебезне күмдек. 23 ел эшләгән заводыннан кыскарткач, берәр атна эш эзләп йөргән дә, барысына да кул селтәп, бакчасына киткән. Янәсе, анда тегесен-монысын төзәтә-үзгәртә. Ләкин психологик стресс кичергән ир озак юанмаган: бакча өен төзәтеп, аракы белән аңын томалаган да бауга менгән. Хатынына, балаларына калдырган кечкенә генә кәгазь кисәгенә бүгенге тормышның бар фәлсәфәсе сыйган: "Миңа рәнҗемәгез. Күз көеге булып яшисем килми". Икенче бер таныш ир дә, үз эшеннән кыскартылып, 5 мең сум хезмәт хакы белән каравылчы итеп куйгач, шулай ук асылынган. Ярый әле олы кызлары иртәрәк кайтып, баудан алганнар аны. Хәзергә ул психбольницаның неврология авырулары бүлегендә дәвалана. Чыккач, ни булыр? Мондый мисалларны йөзәрләп санарга була. Ә эшсезлек, акчасызлык, чарасызлык йөрәгенә сугып, инсульттан бакыйга китүчеләр күпме?

 

Шушы хәлләр турында үзара гәпләшкәндә кемдер, "бүтән чарасы булмагач нишләсен инде" дип тегеләрне акламакчы була, икенчеләре, киресенчә, "котылуның ансат юлын тапкан, хатыны, балалары нишләргә тиеш моннан соң" дип сүгә.

 

Яшәсен татар хатыннары!

 

 Болары шәһәр тормышы "бизәкләре" иде. Авылларда да хәлләр шәптән түгел. Тик алар өчен "кризис" алданрак – колхозлар таркалганда ук башланды, шуңа күрә авыл халкы соңгы ике ел авырлыкларын җиңелрәк кичерде кебек. Үҗәтрәкләр төрле кредитлар алып һәм эшсезлек пособиесенә фермерлык эшенә тотынды, зур шәһәрләргә якынрак районнардагы ирләр күпләп шабашкага йөри башлады, эчәргә яратканнары да үзгәрмәде: эчүен әле дә дәвам итә. Шабашка дигәннән, ирләр генә түгел, хатыннар да үз итте аны. Зур трассаларга якынрак авылларда яшәүчеләр юл кырыендагы кафеда савыт-саба юа, пекарняда ипи пешерә, АЗСларда бензин салучы булып эшли. Казандагы күпсанлы кунакханәләргә, төнге клубларга идән юарга, төнге дежурга килеп йөрүчеләр дә бар.

 

Беркөнне кич үзебезгә дә өчесен юл уңае утыртып кайтырга туры килде. Бер кунакханәдә төнге җыештыручы булып эшләүче Биектау районының Суксу авылы хатыннары булып чыкты.

 

– Тәүлекләп эшлибез, бер тәүлек – эштә, икесе – өйдә, алай җайлырак, өйдә эшләргә дә вакыт кала, – диде яшьрәге, сораштыра торгач. Теге икесе машинага утыруга йокымсырый да башлады. Бик арыйлар, күрәсең. – Баштарак хуҗа риза булмаган иде мондый режимга, берничә хатын кереп ялынгач, биреште тагын, үзе дә авылдан чыккан егет икән.

 

– Төнлә ял итеп алырга вакыт каламы соң? – дим.

 

– Кая ул? Гел тикшереп йөриләр. Һәр җир, хәтта бәдрәфләр дә ялт итеп торырга тиеш, бер тап та булмасын. Бигрәк матур, бигрәк чиста бит безнең кунак йорты, "биш йолдызлы". Берәр гаебең сизелсә, шунда ук эштән җибәрәләр. Безнең авылдан гына да өч хатын китәргә мәҗбүр булды инде. Битаманнан да андыйлар бар.

 

– Хезмәт хакы күп түлиләрме соң?

 

– Анысы, Аллага шөкер, кулга 6 мең кереп бара.

 

– Күп түгел икән.

 

– И-и апа җаным, алай димә, безнең өчен әйбәт акча ул. Әнә безнең авыл хатыннары көн-төн сыер-бозау артыннан йөгереп тә алай алмыйлар әле. Хәер, инде соңгы ферманы да бетерәләр бугай. 4-5 литр сөт бирүче сыерларны тотуның файдасы юк ди. Каян күбрәк бирсеннәр, ашау булмагач. Кышка фәлән мең тонна сенаж, силос әзерләнде, дигән сүз түрәләр өчен генә бит ул. Яңа елга кадәр дә җитми ул сусыл азык. Ә коры печән, салам белән генә сыер сөт бирми ул. Күрше авылларда да юк хәзер фермалар. Әле бит безнең акчалы эшебез, өй эшләрен карарга ике тәүлек ялыбыз да бар. Ә анда сыеры-танасы-бозавы, тавыгы-казы, бәрәңге-яшелчә бакчасы, дигәндәй...

 

Күренеп тора, бу хатыннар тормышка ике куллап ябышкан. Нишләсеннәр, яшисе бар бит. Кеше төсле киенәсе, балаларны укытасы бар. Ярый әле Биектау, Арча, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән кебек башкалага якын авылларда яшәүчеләргә шунда барып эшләргә мөмкинлек бар. Ә бит зур шәһәрләрдән ерак авылларда анысы да юк. Безнең журналистлар "ВТ – өйдән-өйгә" акциясе белән йөреп тора әнә. Төрле якта тормышның төрлечә икәненә шаккатып кайталар.

 

Менә шундый – сабыр, шөкер итә белүче халык без. Тырыша-тырмаша, әмма матур итеп, мул яшәргә җай эзли. Җәен кышлык яшелчә-бәрәңгесен, кайнатмасын әзерли. Хәзер авылларда яңадан ким дигәндә өч-дүрт баш эре терлек, күп итеп каз-үрдәк асрый башладылар. Инде базарларда чиләк-чиләк җиләк сатучылар да күренә башлады. Соңрак гөмбә китәр. Кризиска каршы әнә шулай тырыш хезмәт белән көрәшә ул, Украина, Кыргызстандагы кебек "сары", "соры" революцияләр ясап түгел. Чөнки белә: анда кан гына коела, кеше гомере генә өзелә. Ә халык ясап биргән революциядән соң тормыш үз эзенә кайтып төшә дә, алар ярдәмендә хакимият башына менеп утыручылар янә ярга ятып бал эчә һәм алтын балык тота башлый.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 129 | 25.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»