поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.06.2010 Медицина

ЭССЕДӘ СУСАУНЫ НИЧЕК БАСАРГА?

Кышын салкында кайнар чәй, каһвә эчәбез, ә җәен, киресенчә, эсселектән качу чараларын эзли башлыйбыз. Җәй җитү белән кеше организмы үзгәрешләр кичерә, матдәләр алмашыну сәбәпле, күп итеп эчәсе килә. Гадәттә, кеше гади су эчә, ләкин аңардан тыш та эсседән котылыр өчен, ләкин шул ук вакытта сәламәтлеккә зарар китермәүче, киресенчә, файдалы эчемлекләр кулланып була. Эсседә ниләр һәм күпме эчәргә кирәк? Бу турыда табиблар нинди киңәшләр бирә?

– Җәй көне күп эчәсе килә, сусауны басу өчен ниләр эшләргә?

 

– Эсседә күп эчәргә кирәк. Кызу булу сәбәпле, кеше тирли, тир белән организмнан сыеклык юкка чыга. Аны югалтмас өчен күбрәк эчәргә киңәш ителә. Су, сокларны ешрак кулланыгыз, шулай ук шулпага, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү мөһим. +21 оС та организмда нормаль сыеклык балансы булсын өчен, кеше минимум 1,5 л сыеклык эчәргә тиеш, +26 оС эсселектә – 1,9 литр, +32 оС булганда – 3 литр. Ләкин эчәсең килми икән, үзеңне көчләргә кирәкми. Артык су организмга зарарлы булырга мөмкин, бөерләр, йөрәк эшчәнлегенә авырлык төшүе ихтимал. Авырлы хатыннарга, кан басымы югары булучыларга, йөрәк авырулары белән интегүчеләргә, бөерләре начар эшләгәннәргә артык су эчү тыела.

 

Челләдә салкын эчемлекләрдән тыелыгыз, бүлмә температурасындагы су эчү иң хәерлесе. Сусауны яшел чәй яхшы баса, ләкин ул шикәрсез булырга тиеш. Газсыз минераль су, кара чәй, куас, киптерелгән җимешләрдән кайнатылган компот яки морс, татлы булмаган соклар да эсседә ярдәмгә килә.

 

Тоз куллануны киметегез, ә менә үсемлек маен рационда арттыру комачауламас. Үсемлек майларында Е витамины күп, ул эссе белән көрәшергә булыша. Эсседә җиңелчә ашарга тырышыгыз.

 

– Татарда эссе чәйне өреп, тирләп-пешеп эчү гадәте бар. Бу дөресме? Һәм кайсы: кара яисә яшел чәй эчәргә кирәк?

 

– Азия илләрендә борынгыдан ук челләдә кайнар, ләкин яңа гына пешерелгән чәй эчәләр. Бу яшел, кара чәйгә дә кагыла. Кайнар чәйдә “салкын” матдәләр бар, алар кеше тәненең температурасын түбәнәйтә. Мондый матдәләр чәй кайнар булганда гына активлаша. Шуңа күрә татар белми эчми, бу электән үк сыналган гадәт. Кытайда яшел чәй яшьлек эчемлеге дип санала. Диетологлар аны остеопороз, яман шеш, йөрәк авыруларын булдырмый дип саный. Яшел чәйдә флавоноид, полифенод, антиоксидантлар күп, алар күзәнәкләрне читтән керүче зарарлы матдәләрдән саклый, ирекле радикалларны юкка чыгара. Аны шикәрсез эчәргә кирәк. Ләкин яшел чәй белән артык мавыкмагыз. Көненә ике чынаяк эчелсә, җиткән. Яшел чәйдә танин матдәсе бар, ул ашказанына зарар китерергә мөмкин. Кайнар кара чәй эсседә әллә ни ярдәм итми, сусауны басмый.

 

– Ә минераль су нәрсәсе белән яхшы? Нинди соклар эчәргә?

 

– Аны сайлый белергә кирәк, эсседә минераль матдәләре аз булган суны эчәргә киңәш ителә. Мондый су тиз үзләштерелә, шешенүгә юл куймый.

 

Җәй көне соклар эчәргә онытмагыз. Ләкин алар натураль булсын! Татлы соклар эчмәгез. Җәй көне томат согы менә дигән итеп сусауны да, ачыгуны да баса. Анда яман шешкә каршы көрәшүче ликопин матдәсе дә күп.

 

Хәзер бакчада яшелчә, җиләк-җимеш өлгерде, аларны кулланырга кирәк. Сок сыккыч алып, сәламәтлек турында кайгыртыгыз. Алма согы әчкелтем була, ул эсседән дә коткара, тын юлларын, үпкәләрне чистарта, организмнан шлакларны да кудырта. Карлыган согы иммунитетны ныгыта. Кишер согы ашказанын яхшылап эшләтеп җибәрергә сәләтле. Тешләрне, сөякләрне ныгытам диючеләр шалкан һәм аның яфракларыннан ясалган сок эчсен. Кыярны сок сыккычтан үткәрергә кирәкми, аны болай да күпләп ашап була, аның файдасы чиксез. Организмны чистарту өчен кишер һәм кәбестә сокларын кушып эчәргә кирәк. Ләкин тоз салырга ярамый, ул зарарлыга әйләнә. Барлык натураль соклар да файдалы, ләкин чамасын белеп эчегез.

 

Җәен төрле татлы газлы су, составында кофеин булган эчемлекләр кулланмаска тырышыгыз. Алар урынына йә бераз тозланган, йә әчетелгән су эчәргә кирәк. Ярты литр суга бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы лимон согы салып эчсәгез, күпкә файдалырак. Шулай ук эсседә сыра, алкоголь эчемлекләр кулланудан тыелыгыз, алар зарарлы, йөрәк чыдамаска мөмкин.

 

– Җәй көне чат саен куас саталар, соңгы елларда шешәләргә тутырылганы да барлыкка килде. Куас эчү файдалымы?

 

– Куас кешенең тонусын күтәрә, көч өсти һәм сусауны баса. Моннан тыш аның составында В витамины, кальций, магний, фосфор, аминокислоталар күп. Соңгылары кеше организмыннан үлгән, чирле күзәнәкләрне кудырырга сәләтле. Куаста сөт углекислотасы бик күп, ул эчемлек әчегән вакытта барлыкка килә, аны берничек тә өстәп булмый. Шуның белән бу эчемлек үзенчәлекле дә. Куас кефир, кымыз, катык кебек файдалы. Ул ашказаны чирләре белән интегүчеләргә булыша, йөрәк системасына уңай йогынты ясый. Әлбәттә, бу дөрес итеп эшләнгән куаска кагыла. Элек аны ясаганда шыттырылган бодай кулланганнар, аның составында Е витамины күп икәне билгеле. Бүген “ясалма” эчемлек күп булуын онытмаска кирәк.



Ирек мәйданы
№ 25 | 25.06.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»