поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
30.01.2020 Язмыш

«Юкмы әллә син, Аллам? Булсаң, бу кадәр авырлык күрсәтер идеңме?!.»

Һәрчак үлем бе­лән янәшә торып та, рәхмәт фәреш­тәләре саклагангамы, гомере бетмәгәнгәме, яки биш баласы хакынамы исән калган татар хатынының язмышы турында белгәч, адәм баласы рәхәткә түзми, михнәткә түзә ди­гән гыйбарә исемә төште. Ул хатын күргән авырлык­ларга, тән җә­рә­хәт­ләре_нә, әрнү-сагышларга түзәргә...

Газизә (исемнәр үзгәртелде — авт.) белән Габит 7 ел очрашып йөреп, яратышып кавышалар. Кыз башын югалтыр дәрәҗәдә яратса да, әнисе бу никахны өнәми. «Тагын бер кат уйла әле, кызым, бик кызу канлы бит ул, нәселләре дә коры холыклы, элек ялчы да тоткан булганнар...» — ди. Әмма әнисенең сүзләре Газизәнең йөрәгенә үтеп керә алмый, Габиттан башка яшәүне күз алдына да китерми ул.
 
Никахлашып яши баш­лагач ук, каенанасының усал карашын, һәр эшеннән гаеп табып, ире алдында начар хатын итеп күрсәтергә тырышуын күреп, бик авыр гаиләгә эләгүен аңлап ала алуын, тик... Югыйсә тел-теш тидерерлек килен булмый үзе, авылда уңганлыгы, үтә дә пөхтәлеге белән аерылып тора.
 
Озын, калын чәч толымнары белән аеруча мәхәббәтле күренгән, фермада маллар караучы яшь хатынны тырышлыгы өчен эшендә дә хөрмәтлиләр. Газизә озакламый авырга уза. Ә ире, моны белә торып, хатынына тәүге тапкыр кул күтәрә. Тәненә, җанына ничек кенә авыр булса да, Газизә кичерә аны. Ләкин җәберләүдән тәм тапкан ир хатыны карынында баласы инде тибә башлаган көннәрдә аны кыйнаудан тайчынмый, азганнан-аза бара. Өстәвенә, хатын иренең хыянәт итүен ишетә. Җитмәсә авыл буйлап йө­рүче чегән хатыны Газизәгә: «Ирең сиңа кадәр йөргән кызына өйләнмә­гән, ә ул кыз корсаклы булган, әтисеннән куркып, баласын харап иткән. Си­ңа бозым ясаганнар, ирең исерек чакта бик сак бул, син аның күзенә җен булып күренәсең», — ди. Бу хәбәрләрдән һушларын җуяр хәлгә җиткән яшь хатын: «Дөньядан киткән ул баланың каргышы берәүгә дә төшә күрмәсен», — дип өзгәләнә.
 
Гомер рәхәттә яшәсәң дә, михнәт чиксәң дә үтә. Газизә ирен кичерә-кичерә, кыенлыкларга түзеп яши-яши дүрт бала таба. Аңа карап ире генә яхшы якка үзгәрми, киресенчә, кыерсытулары, чит хатыннар белән чуалулары тагын да ешая. Таш бәгырьле каенанасы да киленне якламый.
 
Берсендә мунча кергәндә Газизә иренең күзләре вәхшиләнгәнен кү­реп, чы­гып качарга тели, ләкин ире, ут тизлеге белән эл­гечтән хатынның косынкасын тартып алып: «Хәзер буып үтерсәм кычкырмассыңмы?» — дип, хатынын буа башлый. Газизә дәшми. Күз аллары караңгылана башлаганын, үлә барганын гына тоя. Шулчак, күзен кан баскан ир, косынканы бушатып: «Кычкырмыйсың да ичмасам, бигрәк сабыр син», — дип җикеренә. Җаны чыга язган, хәлсезләнгән Гази­зә, елый-елый: «Балаларым хакына гомеремне саклаганыңа рәхмәт, Аллаһым», — дип пышылдый.
 
Кичермәслек хәлләргә, чыдый алмаслык авырлыкларга түзеп яши бирә ул. Өйдә тавык чүпләп бетермәслек эш, фермада да эшлисе, күкрәк рагы бе­лән чирли башлаган каенананы карыйсы... Газизә аны унике ел тәрбияли. Бервакыт, мунча керткәндә: «Әнкәй, авыртмыймы?» — дип йом­шак итеп эндә­шүенә каенанасының кү­ңеле беренче һәм соңгы тапкыр йомшара. Килененең күзләренә ялварып карап: «Ниләр җитмәде икән миңа? Ник кадереңне белмәдем, нигә шулай явыз булдым? Кичерә алсаң, зинһар, гафу ит, киленем», — ди. Шулай итеп, соң булса да килененең бәхиллеген алып китә.
 
Язмыш Газизәне бер ярдан икенчесенә ташлый, томыра, һич кызганмый. Ярый әле балалары мәр­хәмәтле булып, һәр­вакыт булышалар. Кече кызы аеруча ярдәмләшә, мәктәпкә киткәнче дә, кайткач та һаман әнисе янында кайнаша, авыр-авыр бидоннарны юыша. Арыса да түзә бала, әнисе генә исән-сау булсын.
 
Тора-бара ире Газизәне бөтенләй күрәлмас дәрә­җәгә җитә. Хәмер белән дуслашу өстенә, чит хатыннар янына йөрүдән дә тыелмый. Бервакыт сөяркәсе яныннан кайткач: «Мин сиңа яратып өйлән­мәдем, чиста-пөхтә-уңганлыгыңа гына кызыгып өйләндем», — дип ычкындыра. Ә берсендә, котырып кайтып кереп, сугым пычагын ала да, хатынына ташлана. Котлары алынып, почмакка сыенган дүрт баланың: «Тимә!» — дип елап ялынуларын да ишетми. Балаларын куркытмас өчен, Газизә, һәр­вакыттагыча, дәшми, тәкъдиренә буйсына. Ир хатынны инде үтерәм дигәндә, ишектән олы бала килеп кереп: «Әти, нишлисең, тимә әнигә!» — дип җан ачысы белән кычкырып җибәрә. Әтиләре пычакны ташлап, әниләрен чәч толымнарыннан урап тота да, бер почмакка тотып болгый...
 
Бервакыт фермада бозаулар үлә башлый. Җи­тәкче белән чуалган бер хатынның бозауларга сабын суы эчертеп үтерүе соңыннан гына беленә. Гаепне яшь кенә кыз балага сылтыйлар — кемгәдер аударырга кирәк бит. Газизә шул кызны кызганып, үлгән бозауларны яшерә. Бу хәлләрнең азагы аны эшеннән чыгару белән тәмамлана. Тикше­рүчеләр хатынның: «Балаларым ачтан үләр бит, әтиләре дә аягын сындырып өйдә ята...» — дип, шашып-шашып елаганын күрергә дә, ишетергә дә теләми. Шулчак, аның гомер буе җыелган әрнү-газабы, җәбер-золымнары, тән һәм күңел сызланулары йөрәгеннән кубып, җан авазы булып чыга һәм ул, тилереп елый-елый: «Юкмы әллә син, Аллам? Булсаң, бу кадәр авырлык күрсәтер идеңме?!.» — дип әйткәнен үзе дә сизми кала.
 
Шуннан йоклап китеп, өнендәге кебек ап-ачык төш күрә. Якында гына тавыш ишетә ул: «Менә хәзер кара!» Газизә зират күрә. Шунда янәшә ике кабер, алар күз алдында ачыла. Берсендә көеп, янып беткән кеше сөякләре. «Бу кабер — гөнаһ­лы кешенеке», — ди тавыш. Икенчесендә ап-ак сөякләр ята. Тавыш дәвам итә: «Монда игелекле, изге җан». Газизә сискәнеп уянып китә һәм: «И-и, Раббым Аллам! Кичер мине, кичер әйткән сүзлә­рем өчен! Мин аңладым, нинди сынауларыңа да түзәрмен, тик балаларым, күз нурларым хакына яшәтсәң иде әле?..» — дип елый.
 
Тик ире генә үзгәрми. Балалары үсеп җитеп, инде үз гаиләләрен корсалар да, ул һаман элекке гадәтен куа: Газизәне җәберләвен, чит хатыннар белән чуалуын дәвам итә.
 
Бервакыт хатынын шул­­кадәр каты итеп кыйный, инде үтердем ди­гән­дә, күршеләр килеп кереп, ашыгыч ярдәм чакыртып, Газизәне больницага озаталар. Тернәкләнә алмыйча, врачлар карамагында бик озак ята ул. Шул хәлдән соң балалары: «Әни, сиңа авылга юл ябык, бүтән анда кайтмыйсың, син безгә бик кирәк!» — дип каты торалар, үзләрендә яшәргә алып калалар. Габит анда да килеп: «Бармак белән дә чиртмәм, кайт яныма», — дип үгетли торгач, авылда маллар карап яшәргә өйрәнгән хатын, иренә ышанып, тагын кайтып китә. Озак та тормый, ире янә кыйнап, кулларын сындыра. Газизә тагын балалары янына китә.
 
Хатыны киткәч, Габит кодагыен алып кайтып яши башлый. Ул да чыдамый ирнең холкына, бер ел яши дә, кем икәнен белеп алгач, китеп тә бара.
 
Шуннан Габит кабат хатыны янына килеп, антлар эчеп, авылны өзелеп сагынган Газизәне кабат алып кайта. Әмма бу кайтуы коточкыч тәмамлана. Эчендә җеннәр котырган Габит, үтерәм дип, Газизә өстенә лом күтәреп килә. Хатын, куркып, сарайга йөгерә. Котырынып йөргән ир, ахыр чиктә, капка келәсенә чи­гәсе белән каплана. Га­дәт­тәгечә, күлмәген соңгы төймәсенә кадәр эләктергәнлектән, якасы муенын буа. Газизә, ник тынды икән бу дип чыкканда, ир инде кан эчендә ята торган була. Шуннан ул йөгереп капка төбенә чыга, очраган кешеләрне чакыра. Фельдшер, милиция чакырталар. Тикшерүче­ләр ирнең муенында буган эз бар дип, Газизәгә шик белдерәләр. Коточкыч хәлләрдән, нахак бә­ладән шашар чиккә җит­кән хатын, әрнеп: «Утыртыгыз тизрәк, җәзаламагыз, җи­тәр миңа бу мәхшәргә тү­зәргә. Шунда, төрмәгез­дә, ферма кебек урын юк­мы, маллар карап йө­рәгемне басармын...» — ди.
 
Бу гаделсезлеккә барлык тирә-күрше аптырап, бичара хатынны якларга керешәләр. «Ул гомергә рәхәт күрмәде, яшәү бе­лән үлем арасында көн итте, нахакка нинди гаеп тагарга җыенасыз?» — дип, дәррәү кубалар.
 
Ахыр чиктә тикше­рүчеләр, гаепсез дип ачык­лып, сорау алуны туктатып, хатыннан гафу үте­нәләр.
 
Бүгенге көндә Газизә кызы тәрбиясендә яши. 90 яшьлек әниләре янына кызлары, кияүләре еш кайтып йөриләр. Үзенең тоташ авыр сынаулардан торган тормыш юлын сабырлык белән үтә алуына Газизә кайчак үзе дә аптырап куя. Хатынын үте­рәм дип, үз башына үзе җиткән иренә дә, инде бакыйлыкка күчкән көндәшләренә дә рәнҗеми ул. Якты дөньяда яшәтүе­нә Аллаһка рәхмәт укып, балалары игелеге-кайгыртуын тоеп, тыныч картлык кичерә.
 
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.01.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»