поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.06.2010 Медицина

БАБАЧЫЛАР ЭШСЕЗ КАЛА

Бездә инде ничә гасырлар буе буыннан буынга күчеп килгән бабачылык һөнәренә нокта куелырга мөмкин. Мәгълүм булганча, элек һәркем үз баласын сөннәткә өенә бабачы чакыртып кына утырткан булса, хәзер инде бу гамәл бары тик табиб тарафыннан, анда да әле хастаханә шартларында гына башкарылырга тиеш. Быелның 1 июненнән әлеге йоланы өйдә яки мәчеттә үтәү катгый тыела. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы чыгарган махсус стандартта әйтелә. Министрлык мондый документны республикада сөннәткә утыртылган балалар арасында үлем очраклары күзәтелә башлагач кабул итәргә мәҗбүр булды.

Әлбәттә, бу сөннәт йоласы үткәрелгән балаларның барысына да куркыныч яный дигән сүз түгел. Шулай да 22 майда Казанның Юдино бистәсендәге биш яшьлек баланың шундый операциядән соң ашыгыч ярдәм машинасындагы үлеме җитди уйландыра. Аңа бит хәтта табибларның тиешле реанимация чараларын үткәрүе дә булыша алмаган.

 

Шунысын да әйтергә кирәк, сөннәт операциясен бабачы түгел, ә Киров районының 19 нчы дәваханәсеннән 50 яшьлек хирург малай яшәгән өйгә килеп ясаган була. Ләкин операциядән соң малайны кинәт көзән җыера башлый. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырталар. Әмма ул инде ярдәм итеп өлгерә алмый.

 

Баланы үлемгә китергән сәбәп – авыртуны баса торган препаратка карата организмның аллергиясе булырга мөмкин дип фаразлана. Эчке эшләр министрлыгының тикшерү органнары бу фаҗига буенча ачыклау эшләре алып бара.

 

Мондый хәл Татарстанда 2008 елның июлендә бер булган иде инде. Ул чагында Республика балалар клиника хастаханәсендә сөннәт операциясеннән соң Әлки районының Яңа Салман авылыннан 4 яшьлек малай үлде. Анда да наркозга аллергия реакциясе сәбәпче дип табылган иде.

 

Бу хәлләрдән соң Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сөннәткә утырту йоласын үтәүне үзенең ныклы күзәтүе астына алырга булды. Хәзер аны бары тик республикада кабул ителгән махсус стандарт кысаларында гына башкарырга мөмкин.

 

Инде әйтеп үтелгәнчә, әлеге стандарт Татарстанда сөннәткә утыртуны бары тик махсус лицензиясе булган дәүләт, муниципаль һәм башка милек хокукындагы медицина учреждениеләрендә генә үткәрергә рөхсәт итә. Операция балаларга медицина күрсәтмәсе һәм шулай ук баланың әти-әнисе теләге буенча дини йола буларак үткәрелә. Республика балалар клиника хастаханәсендә генә дә елына 500ләп шундый операция ясала. Әлбәттә, теләсә нинди операция кебек, аның бусы да организм өчен билгеле бер күләмдә стресс һәм ул кайчак, катлауланып, төрле өзлегүләргә дә китерергә мөмкин. Дөнья статистикасы буенча, операциядән соң кан агу һәм ялкынсыну кебек күренешләр 10 процент тирәсе тәшкил итә.

 

Моңарчы бу операция медицина учреждениеләрендә Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы стандартына нигезләнеп башкарыла иде. Татарстан исә үз медицина технологиясен югарыда без телгә алып үткән мәгълүм фаҗигале хәлләрдән соң кабул итәргә булды. Чөнки бездә татарларның барысы да диярлек үз балаларын сөннәткә утырта һәм, димәк, өзлегү очракларының да ешаеп китүе ихтимал.

 

Яңа стандарт сөннәткә утырту операциясе өчен бердәм таләпләр һәм уртак медицина технологиясе генә түгел, ул бер үк вакытта операциянең сыйфатына бәя бирү критерийларын һәм операция өчен түләү шартларын да билгели.

 

Әгәр тарихка күз салсак, сөннәт – кешелек тарихында иң борынгы операцияләрнең берсе. Бу хакта инде палеолит чорыннан кыяларда сакланып калган рәсемнәр дә сөйли. Ә бүгенге көндә сөннәткә утырту йоласы иудаизм һәм исламның аерылгысыз өлеше. Ул кешенең әлеге динне тотуын күрсәтә.

 

Элегрәк Татарстанда әлеге йола башлыча җирле сөннәтчеләр тарафыннан башкарылган. Кайбер ихлас мөселманнар яки яһүдләр әле хәзер дә «бабайлар» ысулы иң дөресе дип саный. Соңгы елларда вазгыять үзгәрә башлады. Балаларын сөннәткә утыртырга теләүчеләрне барлык мәчетләрдә дә диярлек табибларга юллыйлар. Моңарчы бу эш башлыча Республика балалар клиника хастаханәсендә башкарылып килде. Дөрес, Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсенең хирургия үзәгендә дә сөннәт операцияләре үткәрелә. Ләкин биредә яшүсмерләрне һәм өлкәнрәк яшьтәге ир-атларны гына кабул итәләр. Операциянең бәясе 2 меңнән алып 3 мең сумга кадәр.

 

 «Кол Шәриф» мәчетенең имам хатибы Рамил хәзрәт Юныс та сөннәт йоласы бары тик профессиональ хирурглар тарафыннан гына башкарылырга тиеш дип саный. Монда хирургның кайсы диннән булуы да артык мөһим түгел. Чөнки бар кешеләрнең дә әгъзалары бертөсле. Иң мөһиме – хирургның үз эшен яхшы белүе.

 

Сөннәткә утырту өчен яшь буенча чикләүләр юк дип саный Рамил хәзрәт. Әмма бу операцияне бер яшькә кадәр үткәрү кирәкмидер. Малайларны 3,5,7,9 яшьтә сөннәткә утырту кулай санала.

 

Сөннәт дини йола гына түгел. Бүген инде ул ВИЧ-инфекциядән котылуның иң нәтиҗәле чараларының берсенә әйләнеп бара. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Ким Диксон сүзләренә караганда, Африка халкын массакүләм төстә сөннәткә утырту гына да бу континентта 2025 елга кадәр 4 миллионнан артык кешенең гомерен әлеге куркыныч авырудан саклап калачак.

 

Мәгълүм булганча, Америка галимнәре инде 2003 елдан бирле Африка илләрендә ВИЧ таралуга каршы көрәш алып бара. Чөнки Африкада спид инде эпидемия төсен алган. Аңа каршы көрәш программасы 1,2 миллион кешене үлемнән саклап калган инде. Әле күптән түгел генә Америка галимнәре Кениядә сөннәткә утырту буенча Кытай белгечләре ясаган махсус җайланмага сынау үткәргәннәр. Әлеге җайланма үтә гади һәм арзан. Ул ике боҗрадан тора һәм операциядән соң 10 көн узып, җөй төзәлгәннән соң, аларны операция урыныннан алалар. Традицияле сөннәт операциясе 20-30 минут дәвам итсә, кытай җайланмасы белән бу эш нибары 5 минут эчендә төгәлләнә. Кениядә сөннәткә утыртылганнарның 90 проценты аңардан бик канәгать калганнар.

 

Американың сөннәткә игътибары юктан гына түгел. Кушма Штатларда хәзер илдәге яңа туган малайларның барысын да мәҗбүри рәвештә сөннәткә утырту турында сүз бара. Бу нәкъ менә Җир шарында СПИДның көннән-көн киңрәк таралуына каршы тору максатын күздә тотып эшләнә. Хәзер экспертлар аны тирәнтен өйрәнү белән мәшгуль. Гомумән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ирләргә сөннәтне куллануны инде күптән тәкъдим итеп килә. Ул ВИЧ йоктыру куркынычын, ким дигәндә, 60 процентка киметәчәк.

 

Димәк, җәмәгать, сөннәт ул изге гамәл генә түгел, файдалы да икән бит. Тик монда, кем әйтмешли, иң мөһиме – бер кат кискәнче җиде кат үлчәү генә мәслихәт. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа стандарты бу эштә ярдәм итәр дигән өмет бар.


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»