|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2020 Криминал
Яңа туган баласын кер юу машинасына салып әйләндергәнСвердловск өлкәсенең Талица шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек хатын яңа туган сабыен үтергән. Бу хәл күп балалы гаиләдә 23 гыйнварда булган. Тик социаль челтәрләрдә аянычлы бу хәбәр кичә генә тарала башлаган. Төнлә, ире һәм өч баласа йоклаганда, Надежданың тулгагы вакытыннан алда башланган. Ләкин ул бала табу йортына бару өчен ирен уятып тормаган, үз көче белән сабыен дөньяга китергән. Шуннан соң ул аны машинага салып юган, ә аннары бала үле туды, дип белдергән.
Күршеләренең сүзләренә караганда, полицияне хатынның ире чакырткан: иртән ул балаларны мәктәпкә һәм бакчага илтү өчен торгач, хатынын канга буялып беткәнен күргән.
Надежда чәчтараш булып эшләгән. Хатынның дус кызлары бу хәлгә һич тә ышанмый. "Ул уңган, акыллы, ә балалары өчен кайгыртучан әни, андый җанөшеткеч адымга бармас. Чынлап та, бәбие вакытыннан алда үле килеш тугандыр, - диләр.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, тикшерү эшләре башлаганнар. Әлегә Эчке эшләр министрлыгы һәм тикшерү комитетыннан рәсми хәбәрләр юк.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: ural.kp.ru
Фото: ural.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|