|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2020 Мәдәният
Айдар Фәйзрахмановтан - ике концерт. «Бер концертта – ике юбилей»30нчы гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахмановның «Тәгәри тормыш арбасы» дип аталган юбилей концерты була. Концерт җырчының «Олы юл әйтте...» циклына кергән. Концерт сәгать 18.30да башлана.
Юбилей концертында Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Айдар Сөләйманов, Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов), «Мирас» инструменталь ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин), Татарстанның атказанган артисты Алсу Барышникова (фортепиано), Халыкара конкурслар лауреаты Ильяс Камал (виолончель) катнаша.
Икенче көнне, 31 гыйнварда концерт дәвам итә. Күпсанлы тамашачылар соравы буенча, Татар филармониясендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оешуга – 20 ел, ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка 65 яшь тулу уңаеннан «Бер концертта – ике юбилей» концерты узачак. Катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова; Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, «Мирас» ансамбле һ.б. Концерт 18.30да башлана.
--- |
Иң күп укылган
|