|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2020 Фаҗига
Парацетамол яшь кызның гомерен өзгәнБурятиядә парацетамолны чамасыннан артык кулланган яшь кызның гомере өзелгән. 28 декабрь көнне 24 яшьлек кызны, хәле начарлану сәбәпле, санавиация белән Улан-Удэдагы клиник дәваханәгә алып киләләр. - Пациенткабызның хәле начарлануы берничә факторның тәңгәл килүе белән бәйле. Беренчедән, ул ябыгыр өчен диета тоткан, диета исә бавырның фермент системасы эшчәнлеген бозган, элегрәк ул В гепатиты вирусын да кичергән. Һәм шушыларга өстәп ул Парацетамол эчкән. Ә бу дару Европаның барлык илләрендә һәм бөтен дөньяда бавырны зарарлаучы, авыр некрозларга китерүче, хәтта органнар трансплантологиясенә илтүче препаратлардан санала, - дип сөйлиләр дәваханәдә.
Дәваханәгә эләккәч, кызга антидот терапия комплексы үткәрәләр, ягъни агулы матдәләрне зарарсызландыручы препаратлар биргәннәр.
- Әмма шундый интенсив терапия дә пациентның хәлен яхшыртмый.
Бу вакыйгага карата дәваханәдә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү хәвефле булуын искәртәләр.
- Күпләр салкын тиюне табибка мөрәҗәгать итмичә үзаллы дәвалый, шул рәвешле салкын тиюгә каршы һәм температураны төшерүче даруларның үзара туры килү-килмәвен үтәмиләр. Тагы шул да мөһим: кешеләр даруларның билгеләнешен начар аңлый, еш кына тән температурасын төшерүче дарулар белән беррәттән комплекслы препаратлар да кабул итәләр. Шул ук вакытта парацетамолның хәвефсезлек планкасы бик түбән икәнен белмиләр, - ди дәваханә табибы.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: arigus.tv
Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|