поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.01.2020 Җәмгыять

2020 елга ЙОЛДЫЗНАМӘ

Күсе – сакчыллыкны ярата, шуңа 2020 ел инвестицияләр, табыш алулар, эш урынын алыштыру өчен уңышлы булачак. Күсе елы шулай ук күп йолдызлыкларга карьерада үсү, бизнеста уңышлар вәгъдә итә.

Йолдызнамәнең башын монда укыгыз.

Үлчәү
 
2020 елда Венераның тәэсире көчәю үлчәүләргә энергияләрен кирәкле урынга юнәлтергә ярдәм итә. Быел сез, ниһаять, үткәннәрне анализлап, киләчәккә карарлар кабул итеп, җан тынычлыгын табарга тиеш булачаксыз. Элекке мөнәсәбәтләрне җайга салыгыз, үпкәләрегезне онытыгыз. Бу сезгә алга табан  хәрәкәт итү өчен мөһим.

Эш һәм финанслар
 
Үлчәүләрнең социаль һәм һөнәри тормышы ел дәвамында яхшыра барачак. Оратор осталыгыгыз  быел гамәлдә кирәгәчәк һәм әйләнәдәге кешеләргә үзегезнең талантларыгызны күрсәтә-белдерә алачаксыз. Яңа эш башларга планлаштырсагыз, тәҗрибәле кешеләрдән киңәш сорагыз.
 
2020 елда эшләп алган акчаларыгыз зур канәгатьлек бирер, бизнес ачсагыз, эшегез гөрләп барыр. Ләкин булган акчагызны ышанычлы саклагыз дип кисәтә йолдызлар...
 
Мәхәббәт
 
Ел башында сезне күп кичерешләр көтә, май аеннан соң фикерләрегез таркалып торуы бар. Ләкин бу озакка түгел: җәен сезне искиткеч, башкаларның төшенә дә кермәгән сөю мөнәсәбәтләре көтә! Ялгыз үлчәүләргә моннан куркырга түгел,ә сөенергә кирәк.  
 
Сәламәтлек
 
2020 елда энергиягез белән идарә итү авыррак булыр. Еш кызып китү күзәтелер, көчегезне әрәм итмәс өчен тынычландыручы чәйләр, хәтта препаратлар кабул итәргә туры килер.
 
Март, апрель һәм июльдә, ни белән генә шөгыльләнсәгез дә, саулыгыгыз яхшы булыр. Быел үлчәүләргә буын чирләрен дәваларга, организмны токсиннардан чистартырга, туклану рационын үзгәртергә киңәш итә йолдызлар.
 
Чаян
 
Быел чаяннарга 2013 елдан алып бүгенге көнгә кадәр кылган бар гамәлләре турында уйланырга: кайда гафү үтенергә, кайда үзләре белән горурланырга туры килер ди йолдызлар. Алга бару өчен сезгә берникадәр кыюрак, хәтта үҗәтрәк булу да зыян итмәс...
 
Эш һәм финанслар
 
Юпитер импульсы чаяннарга юл ярып баруга булышлык итәчәк, ләкин катлаулы мизгелләр адым саен булып торыр кебек...
 
Яңа эш башлаучыларга бик уйларга, күп мәгълүмат алырга кирәк булачак. Чаяннар кадәр амбициоз, үткер һәм үткен фикерле кешеләр аз, шулай булгач, алар алдында ишекләр шар ачылачак, аларга тик анда горур атлап керәсе генә кала...
 
Мәхәббәт
 
Сөю хисләре һәм мөнәсәбәтләре быел чаяннар өчен бик буталчык һәм аңлаешсыз булыр кебек. Бу шактый борчулар һәм бәргәләнүләр китерер.
 
Быел гаилә төзергә хыялланган чаяннарга йолдызлар җиде кат уйларга куша: икенче яртылары ышанычлымы? Әгәр гаиләле чаяннар арасында салкынлык сизелә башласа, хатаны икенче яртыларыннан түгел, ә чаяннарга үзләреннән эзләргә киңәш итә йолдызлар.
 
Сәламәтлек
 
Чаяннарда быел иҗади һәм психик энергия ташып торыр. Ләкин бар нәрсәне дә йөрәгегезгә якын алу ел ахырына кинәт һәм нык талчыгуга китерүе бар. Агымдагы елда чаяннар йөрәк-кан тамырлары системасына, буыннарга игътибарлырак булсын иде.
 
Укчы
 
Уран  белән көчәйгән Плутон Укчыларга 2020 елда иң катлаулы эшләрне дә уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итәчәк. Авырлыклар булмый тормас, ләкин сез аларны гадиләштерү һәм хәл итү серләрен беләсез. Ярдәм кирәктә таяныр кешеләрегез бар.
 
Эш һәм финанслар
 
Уңыш һәр башлангычыгызга юлдаш булачак. Моңа кадәр урыныннан кузгалмаган эшләр дә җиңел башкарылыр. Язын һәм җәен коллегалар, җитәкчегез белән аңлашылмаучанлык булыр, холкыгызны тәртәдә тотарга тырышыгыз.
 
Акча – акчага тартыла. Бу сүзләрне агымдагы елга девиз итеп алыгыз һәм сораган бер кешегә бурычка акча, шулай ук бүләкләр таратмагыз.

Мәхәббәт
 
Ялгыз укчыларга баш ташлап мәхәббәт хисләренә ташланырга киңәш ителми. Башта гыйшык объектыгызны яхшылап өйрәнегез, сынагыз, аннан гына йөрәгегезне ача аласыз. Парлыларга партнеры хисләренә игътибарлырак булырга киңәш ителә, шул чакта гына уртак тел таба алырсыз.
 
Сәламәтлек
 
Быел сәламәтлегегез борчылу тудырмас, шулай да үз-үзегезне тәрбияләп, искәртү чараларын кулланып, даими дәваланып торыгыз. Быел кайсыбер укчыларның вегетарианлыкка күчүе мөмкин, моны алар тәннәре һәм җаннары белән сафланырга теләве белән аңлатырлар.
 
Кәҗәмөгез
 
2020 елда кәҗәмөгезләрнең тәртип саклауга һәм артык тырышып эшләүгә исләре китмәс. Башкаларның үзләре турында ни уйлавы турында да баш ватмаслар. Быел аларның бар хыялы: ничек тә ераккарак, кешеләр булмаган якларга китеп ял итү һәм киләчәккә планнар кору.

Эш һәм финанслар
 
Быел кәҗәмөгезләр бил бөгеп, хәлдән таеп эшләргә дә җыенмый. Йолдызлар аларга мөһим документларга кул куйганда аеруча игътибарлы булырга куша.
 
Кәҗәмөгезләр соңгы берничә елда үзләре өчен акча җәлләп яшәде, аның урынына, 2020 елда бар тапкан малларын туздырырга мөмкиннәр. Ярык тагарак алдында калмас өчен шәхси тормышны һәм эшне бутамавыгыз, якыннарыгыз киңәшенә колак салуыгыз сорала.

Мәхәббәт
 
Парлыларның икенче яртылары инициативаны үз кулларына алырлар, мөгаен. Чөнки, гадәттә, тискәрелек белән аерылып торган кәҗәмөгезләр быел сизелерлек күндәм. Бу арадагы мөнәсәбәтләрнең җылынуына да булышлык итәр.
 
Ялгызларга яңа танышлыклар киң офыклар ачар, ачык күңел белән яшәргә һәм сабырлыкка өйрәтер. Ләкин быелга гаилә корырга ашыкмас бу билге астында туучылар.
 
Сәламәтлек
 
Быел сезгә энергия тәңгәллеген сакларга кирәк. Әгәр яндагы кешеләргә игътибарны артык күп бүлсәгез, энергиягез бетүгә еш зарланырсыз.
 
Әйләнә-тирәдәге кешеләр еш кына сезне үз максатларында файдаланырга теләр, көчсезлегегезне күрсәтмәгез. Стресслы хәлләргә калмас өчен саулыгыгызны ел дәвамында ныгытып торыгыз.
 
Сукояр
 
2020 елда сукояр өчен йөрәге төп ориентиры булып торачак. Быел сез хәл-вакыйгаларны анализлау юлы белән түгел, ә хисләр белән кабул итәрсез. Бу сезгә социаль тормышта уңышларга юл ачар, бар танышулар да шатлык алып килер.
 
Быел сукоярларга ялгыз булырга киңәш ителми, әйләнә-тирәлек белән гармониядә булыгыз.
 
Эш һәм финанслар
 
Язын һәм көзен сукоярлар биздергеч эштән качарлар, ялгызлыкта уйланырга, хәл-вакыйгаларга анализ асарлар. Бу кайчак күңелсезлекләргә китерер, аның урынына, дөрес нәтиҗәләр ясарсыз.
 
Ел башында матди як турында уйланмассыз, ләкин соңрак барсы да үзгәрәчәк: акча җиткерә алмау үзен нык сиздерер. Әгәр бернидән дә курыкмый, барсын да үзгәртергә әзерсез икән, уңыш озак көттермәс. Саклап тоткан акчаларыгызны иң-иң соңгы чиктә генә тотыныгыз.
 
Мәхәббәт
 
Әгәр сез ялгыз икән, 2020 елда лаеклы пар табуыгызга өмет зур (аеруча июнь ахырында яки октябрь аенда). Моның өчен кешеләр күп йөргән урыннарга булырга, кунакка йөрергә киңәш итә йолдызлар.
 
Парлыларга исә сүрелә төшкән мөнәсәбәтләрне җанландыру өчен нык тырышырга, икенче яртысының теләкләрен күтәреп алырга өйрәнү кирәк булыр.
 
Сәламәтлек
 
Җәйгә табан сукоярлар иң мөһим нәрсә – гәүдә сылулыгы өчен көрәш алып бару. Бу күп физик һәм акыл көчен сораячак. Марс һәм Сатурн көзге айларда психик тотрыклыгыгызны бозарга мөмкин: гадәттәгедән ешрак ярсуыгыз бар. Моннан котылу өчен рационыгызга табигый магний кертегез.

Балык
 
2020 ел атмосферасы балыкларның тормышында яңа тәртип булдырыр. Үзгәрешләр җиле тормышыгызны яхшы якка борыр һәм төрләндереп җибәрер, күптәнге теләкләрегезне тормышка ашыра башларсыз. Үзегез сайлаган юлдан тайпылмагыз!
 
Эш һәм карьера
 
Сатурн һәм Кояш тәэсире  сездә мин-минлек тойгысы уятыр. Ләкин балыклар власть кешесе түгел, тыныч кына оештыру эшләре белән шөгыльләнү аларга күбрәк табыш китерер, шулай ук нерв системаларын саклар.
 
Сездәге идеяләр фонтанына күпләр көнләшерлек, шуңа аларны бушка таратып йөрмәгез. Иң мөһим максатларны яздан ук тормышка ашыра башлагыз, елны зур акчаларга ия булып тәмамларсыз.
 
Мәхәббәт
 
Әгәр парлы балыкларга партнерының игътибары җитми икән, ул барыбер аны үзенә кабат гашыйк итәрлек юллар табар. Һәм алар кабаттан яшьлектәге хисләрне кичерер, бер-берсенә кабаттан гашыйк булыр.
 
Ялгызак балыклар чын мәхәббәтен җәй көннәрендә очратыр. Моның өчен аларга сөюне эзләп йөрергә туры килмәячәк: булачак пары юлларына үзе чыгачак.
 
 

 


---
Өмет
№ --- | 14.01.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»