поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.12.2019 Шоу-бизнес

Алсу Фазлыева: “Гаиләбезне таркатырга теләүчеләрне өзеп атарга мөмкинмен”

Җырчы Алсу белән Азат Фазлыевларның туган көннәре бик үзенчәлекле. Азат 5 январьда туган. Бу - Азатның әнисе һәм Алсуның әтисе дә дөньяга килгән көн дә. Алсуның туган көне исә – 23 февраль. Тапкан туар вакыт...

– Алсу, “Күгәрченем-гөлкәем” кли­бындагы кебек, ирең артыннан йөрүче кызлар булдымы?
 
– Булгандыр инде, бардыр. Кайчак күз йомам, карамыйм, кайчак куып җибәрәм.
 
– Кайчан булды бу хәл?
 
– Мин бик сизгер кеше. Телефоннан сөйләшүеннән үк аңлап алам да “кара аны!” дим.
 
– Шулай шалтыратучы кызлар бармы?
 
– Ничек булмасын!
 
– Азатның хыянәт иткәне бармы?
 
– Юк.
 
– Йөз процент беләсеңме?
 
– Юктыр дип уйлыйм. Үзенең башы булырга тиеш...

– Азат кызарды...
 
Азат: – Соң, “хыянәт иттеңме-итмәдеңме”, дип, тузга язмаган сораулар биреп утырасың ич!
 
– Ирне хыянәт итүдән фәкать Аллаһы Тәгаләдән курку гына тотып тора, диләр.
 
Алсу: – Ир-атларның хыянәтенә хатын-кызлар үзләре гаепле. Йомшак күренсәм дә, нык кешемен. Рәнҗетсәләр, әгәр дә безнең гаиләне таркатырга, балаларны ятим итәргә телиләр икән, өзеп атарга мөмкинмен.
 
– Кеше бит көнләшә, сез бит машалла, матур пар!

Алсу: – Арага керергә теләүче җырчы кызлар күп булды, ләкин Азат юләр түгел, беркөнлек кызларны гаиләгә алыштырмый. Ул – акыллы ир-ат.
 
– Кемнәр? Исем-фамилияләрен әйт әле.

Алсу: – Әйтмим. Аларның бик яхшы итеп арт сабакларын укыттым. Азат та, алай булырга тиеш түгел, дигән фикерен белдерде. Акчалы, фатирлы, машиналы ир-атны нишләп әле җиңел генә юл белән үзеңә каратмаска? Азат алданмас дип уйлыйм. Андый ният белән төзелгән гаиләләр безнең эстрадада да бар. Безгә бу афәт янамас, Алла боерса.
 
– Азат, син нинди әти?

Азат: – Өйдә азрак булгач, кайвакыт йомшаклык күрсәтәм. Өйдә озак булсам, орышып та алам, кырыс мин. Ике малай бит, ду китерәләр.
 
Алсу: – Аяз белән Ильяска икесенә дә исемнәрен әтисе кушты. Ильяс бөтен җырларыбызны җырлый. Татар җырларын гына тыңлый. Аяз биюгә йөри, бик матур бии. Концертыбызга әзерлибез.
 
– Характерларыгыз ничек соң?

Азат: – Кызып китәм, соңыннан үкенәм. Гаепле булсам, гафу үтенәм.

– Ә син, Алсу, Азат кызып киткәч, елап утырасыңмы?

Алсу: – Уйлап та бирмим, үз эшләрем белән шөгыльләнәм. Элек уйлый идем, хәзер юк.
 
– Матур яшәгән парлардан көн­ләшеп сихерләргә, бозарга мөмкиннәр, андый хәлләр белән очрашканыгыз бармы?

Алсу: – Күз тигәне бар. Концерттан соң бер ханым күзгә карап сөйләште, шуннан соң хәлсезләндем, сөйләшә алмас дәрәҗәгә җиттем. Ул хатын күп кешеләрдән энергия суыра икән. Дога укыйбыз. Бер әбидән тоз өшкертеп алып кайтабыз. Тоз белән бөтен җирне юам, су, ризыкларны да өшкерәм. Бозымны сизгән юк.
 
– Йортыгызга кеше кертергә куркасызмы?

Алсу: – Куркабыз. Йортка таныш булмаган, ошамаган кешеләрне бөтенләй кертмибез. Очрашуларны чит җирдә оештырабыз.
 
***
Әңгәмәдәш - Габдерәхим. "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 10 март 2016 № 10

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 23.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»