|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда биш кеше имгәнгән авария нечкәлекләре ачыклана (ФОТО)Татарстанның Апас районында Волгоградтан килүче йөк машинасы һәм Чувашия номерлары куелган «Лада Гранта» автомобиле катнашындагы авариядә биш кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген иртән Апас районында «Татнефть» автозаправкасы янында Волгоградтан килүче йөк машинасы һәм Чувашия номерлары куелган «Лада Гранта» автомобиле бәрелешкән. Авариядән соң «Лада Гранта» кюветка төшеп киткән һәм бер ишеге каерылып чыккан, дип яза Татар-информ.
«Авариядә җиңел автомобильдәге биш кеше зыян күргән», - дип сөйләде юл һәлакәтенең шаһитлары.
Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|