поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.12.2019 Шоу-бизнес

Лилиана Ирназарова: Әти: “Өйгә кайтып йөрмә”, – диде

Лилиана Ирназарова күпләргә сәләтле җырчы буларак кына түгел, оста алып баручы буларак та таныш. Берничә ел Башкортстанның “Туган тел” телеканалында эшләгәннән соң, кисәк кенә аннан китәргә булган. Әле Татарстанда ул, әле үзенең туган ягында. Бигрәк “ут кеше” инде үзе.

– Телевидениедән бөтенләйгә киттең­ме, Лилиана?
 
– Оештыручы эшеннән киттем. Әмма “Туган тел” һәм “ТМТВ” телеканалларында тапшырулар алып барам. Шуны аңладым: мин – беренче чиратта җырчы һәм җырчы буларак үсәсем килә. Эшемне яраттым, әмма аны гастрольләр белән берничек тә берләштереп булмый.
 
– 30 якынаюы сизеләме соң?
 
– Юк. Элек минем өчен 30 яшьлек апалар картлар сыман иде, ә хәзер бөтенләй башкача уйлыйм. Йөрәгем унсигездә түгел, ундүрттә. Мин әле дә шундый “безбашенный” яшүсмер.

– Үзең үзгәрмәсәң дә дөньяга караш, кешеләргә мөнәсәбәт үзгәрәдер?
 
– Әлбәттә. “Ал күзлек”ләр салына, кешеләрнең тышкы дөнья­сына тү­гел, эчкесенә карый башлыйсың. Әмма дөньяга караш елдан-ел үзгәрсә дә, күңел гел яшь кала. Кемдер “апа” дисә, “апа димә­гез, Лилиана мин”, дим. Апа дигәннәрен яратмыйм.
 
– Ирең кем дип эндәшә?
 
– Безнең ирем белән “зая”, “малыш” дигән нәр­сәләр юк. Миңа калса, ир хатынына мөнәсәбәтен йомшак сүзләр белән түгел, кылган гамәлләре белән белдерергә тиеш.
 
– Син гастрольдә, ирең эштә, ә балалар кем белән?
 
– Әтиләре аларны мәк­тәпкә, балалар бакчасына илтә, аннан алып кайта. Ә кич белән ми­нем әниләргә илтеп куя, чөнки кичен үзебезнең ресторанга китә. Ресторан эшен гел тикшереп торырга кирәк.

– Балаларның үскәннәрен дә күр­мәдем, дип үкенерсең бит...
 
– Шул балалар дип тырышабыз бит. Шуларның торыр җирләре, машинасы булсын дибез. Аларга берәр фатир алдык. Инде шул фатирларны түләргә кирәк. Миңа бүген аена бер матур күлмәк, бер туфли һәм көндәлек ашарыма булса, шул җитә, башка нәрсә кирәк түгел. Балалар без күрмәгәнне күрсен, без ашамаганны ашасыннар дип тырышабыз.
 
– Балаларга фатир, машина алу бер нәрсә. Тәрбия дигәне бар бит...
 
– Тәрбия өчен безнең гаиләдә әнием һәм әтием җавап бирә. Бала­ларның әби-бабай тәрбиясендә үсүенә үкенмим. Үземә бик җитди тәрбия бирделәр, 18 яше­мә кадәр беркая чыга алмадым.
 
– Татарстанда еш күренә башладың. Бездә танылу авырмы, Башкортстандамы?
 
– Башкортстанда җиңелрәк, чөнки бездә артистлар аз. Ә Татарстанга чыксаң, югалып калу ихтималы бар.
 
– Куркытамы?
 
– Курыкмыйм. Мин, гомумән, холкым буенча егәрле ат. Беркайчан, бернәрсәдән курыкмадым. Мин бик туры сүзле кеше, ошамаса, өлкән буын кешесеме ул, кечкенәме – дөреслегемне сизсәм, өч хәрефкә дә җибәрә алам. Түзеп тора торган кеше түгелмен. Әгәр кешене яратсам, үлеп яратам. Булышсам, чын йөрәктән булышам.
 
– Стресслар еш буламы?
 
– Тышкы яктан көчле булып күренсәм дә, күңелдә без һәрберебез юаш. Утырып елаган вакытлар да була, ләкин аларны беркем күрми.

– Ачу саклап йөргән вакытларың бармы?
 
– Элек бар иде, хәзер нумерология укыйм, психология өйрәнәм. Биткә чыккан бетчәләр, тире проблемалары, чәч коелу – болар барысы да үпкә һәм ачу саклаудан икән. Әйтәсе килгән сүзебезне әйтмибез, эчкә җыябыз. Алай ярамый. Хәзер кәгазь алам да кешегә әйтәсе килгән сүзләремне язам. Бөтен уйлаган фикеремне язам, яндырам да ыргытам. Бу психология буенча шулай. Җиңеләеп каласың.
 
– Сәхнәгә кайттым, дидең. Өметләрең зурданмы?
 
– Зурдан. Әмма алдан кычкырасым килми. Моның өчен беренче чиратта үзем, репертуар, кием өстендә эшләргә кирәк.

– Соңгы арада ачык киемнәрне ешрак кия башладың әле.
 
– “Музыкаль десант”ларда җырлап йөргәндә тагын да ачыгракны кия идем. Аннан ябык, озынны кидем. Валентин Юдашкин, Коко Шанельне карыйм. Ошаганнарын сайлап, үземә эскиз ясыйм. Беркайчан да күкрәк күрсәтеп чыкканым булмады. Хәзер аякны күрсәтә башладым, чөнки бервакыт “Лилиана Ирназарованың аягы кәкре, ул шуңа итәк кенә кия”, – дип язганнар иде. Мин әйтәм, “Мә, карагыз, туп-туры ул, төп-төз”.

– Кулыңдагы татуировканы кайчан ясаттың?
 
– Бу – юләрлек. Улыма бер яшь булгач эшләттем. Моны ясаганда: “Кына нигезендә була, күп булса өч ел торыр”, – дип алдадылар. Әле ул бетәргә уйламый. Аны, Алла боерса, өченчегә барып кайткач, ла­зер ярдәмендә бе­тертәм. Сәхнәгә чыкканда татуиров­камны капларга тырышам. Каплама­сам, күренмәслек итеп җырлыйм.
 
– Пирсинг та бар иде бит синең...
 
– Белмәгәннең – беләсе, күрмә­гәннең күрәсе килә, ди бит. Минем кендектә дә, борында да бар иде. Кашны да тиштерәм дигәч, әти: “Өйгә кайтып йөрмә”, – диде. Шуңа тиштермәдем анысын. 19 яшь иде миңа ул вакытта. Ә болай башка җирләрем үземнеке. Тирә-ягымда иреннәрен кабартып, борыннарын кечерәйтеп йөргән кызлар бар. Әлегә үземә ошыйм, ирем канәгать.
 
***
 
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 декабрь 2018 № 49

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»