|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Әби оныгының борынына дару салып, баланы чак "теге дөньяга" озатмыйМәскәү өлкәсенең Ступино шәһәрендә әби чак оныгын үтермәгән: ул баланың борынына гади "Нафтизин" гына сала, югыйсә. Ләкин дозировкасын дөрес сайламау чак фаҗигагә китерми. "Вести.ру" язуынча, кызның борынына томау төшкән булган. Әбисе борынына артыграк дару салып ташлаган сабый тирән йокыга тала.
"Ашыгыч ярдәм" табиблары сабыйны хастаханәгә сала. Аның дару тамчылары белән агулануы ачыклана. Табиблар сүзләренә караганда, кыз авыр хәлдә китерелгән: тир бәреп чыккан, температурасы критик күрсәткечләргә төшкән, куллары һәм аяклары салкын булган.
Бәхеткә, экстрен медицина ярдәме күрсәтелгән бала исән кала.
--- |
Иң күп укылган
|