|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2019 Җәмгыять
Йолдыз Шәрәпова "Матбугат.ру" аша песи балаларына хуҗа табарга тели"Матбугат.ру" сайтына танылган балалар язучысы, журналист Йолдыз Шәрәпова мөрәҗәгать итте. Йолдыз апа песиләрне бик ярата. Язучы гаиләсендә бик күп бала тәрбияләнә. Йолдыз апаны һәм аның тормыш иптәше Сирин абыйны күпбалалы гаилә буларак та беләбез. Йолдыз апа әйтүенчә, күптән түгел аларның песиләре бәбиләгән. Дүрт песи баласының икесенә яңа хуҗалар табылган, менә шундый "мимимишный" тагын ике песи баласы бар. Аларны да язучының теләсә кемгә бирәсе килми - бары тик олы җанлы, киң күңелле кешеләргә генә тапшырырга тели. Әгәр дә кызыксынган кешеләр булса, песиләр Казанда, "Матбугат.ру" редакциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Йолдыз Шәрәпова әйтүенчә, бигрәк тә балалар үстергәндә песи белән уйнау, песине кайгырту балаларда игелеклелек, җаваплылык хисләрен үстерә һәм миһербанлы булырга өйрәтә.
--- |
Иң күп укылган
|