поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.11.2019 Фаҗига

Бала тапканда вафат булган Диләнең апасы: “Соңгы вакытта тормыштан гаме калмаган иде”

Ике игезәк кызлар дөньяга китереп, кулларына алып сөяргә дә өлгермичә вакытсыз вафат булган Дилә Фәтхуллина турындагы хәбәр барыбызны да тетрәтте. Өченче көн Диләне туган ягында җирләделәр.

Диләнең кыз бала алып кайту күптәнге хыялы булган. Бер дә түгел, икәү буласын белгәч тә, Фәтхуллинарның сөенечләренең чиге булмый. Әмма язмышның үз планнары шул, көтеп алынган кызларны парлашып үстерергә язмаган. Кичә Радик кызларының тууы турындагы таныклыкны алган. Сабыйларга Дилә теләгәнчә, Асылъяр һәм Айзилә дип кушканнар. Радик үзенең социаль челтәрендәге битенә, кояшым теләгән исемнәрне бирдем, дип язып куйган.
 
Диләнең бертуган апасы Ләйсән: “Балалар хастаханәдә. Берсен үзе тапкан, икенче кызын кесарев кисеме белән таптырганнар. Анысы әлегә трубка аша гына сулый”, – дип сөйләде. Берсе – 2 кг, икенчесе – 1,700 гр булып туган. Бер-ике атнадан алып кайтачакбыз, аларны үзем дә карашачакмын, ди ул.
 
Дилә белән Ләйсән тумышлары белән Арча районыннан. Әтиләре белән әниләре дә иртә үлеп киткән.
– Әтиебез – 49 яшендә, әниебез 55 яшендә йөрәк белән китеп барды. Сеңлем белән без икәү генә. Икебезгә дә җайлы, бер-беребезгә иптәш булырбыз дип, Биектау районында яшәдек. Соңгы көннәрдә, күңеле сизгәндер инде, гел миңа кунакка килә иде. Өйдә күңелсез, эчем поша дип әйтә иде. Аннары бала тудыру йортына алып барасы әйберләр алырга дип кибеткә бергәләшеп бардык. Анда да гаме булмады.
 
Кайсын алыйк дип сорагач та, үзең кара инде, алсу төстә генә булмасын диде. Алсу төсне бер дә яратмады ул. Боларны хәзер генә уйлап утырам әле, соңгы көннәрдә тормыштан гаме калмаган иде шул. Аннары улы Әмирханны да бик яратты ул. Соңгы вакытта, сөеп калыйм әле дигән кебек, гел кочагында гына тотты. Кибеттә дә аңа чаңгы карап йөрде әле. Ире Радикка да бик авыр. Алар яратышып өйләнеште. Дилә яраткан кешемне таптым дип сөенә иде. Бала табарга бер атна кала язылыштылар. Радик белән сеңлем фатир арендалап тора иде. Торак белән проблемаларын хәл итәсе иде, – ди Ләйсән.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.11.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»