поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
17.11.2019 Язмыш

“Мин үлмимме?” - Айгөл гел бер сорауга җавап таптырган

Җомга иртәсендә яман шешнең соңгы стадиясе белән 5 ел буе көрәшүче 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова китеп барды… Соңгы арада Казан хосписы психологларыннан Айгөл гел бер сорауга җавап таптырган. “Мин үлмимме?” – дип сорый торган булган.

Без аның белән 2014 елдан бирле хәбәрләшеп тордык. Ул вакытта әле чиренең яңа гына башланган чагы иде. Быел Мәскәү телевидениесендә бер тапшыруда катнашкач, Айгөлне бөтен республика белде. Шуннан соң  үзенә генә авыр тоелган проблемалар хәл ителде, Татарстан җитәкчелеге вакытлыча яшәү урыны өчен акча түләп торды. Улы Әмирне мәктәпкә урнаштыруда ярдәм иттеләр.
 
Үлемнең киләсен белеп яшәде Айгөл. Әле соңгы күрешкәндә дә, аның нәрсәсе бар инде, күзне йомасың да үләсең, дип әйткән иде. Шуңа да һәркөнне  үзе теләгәнчә яшәргә тырышты. Соңгы көннәрдә хәле авыр булса да,  яшәү өметен югалтмаган  ул. Әле моннан биш көн элек интернетка туган көне уңаеннан әнисенең фотоларын да куйган иде.
 
Ике көн элек маникюр ясаткан. Интернет кибеттән ике матур костюм кайтарткан. Кызганыч,  пәнҗешәмбе көндез кинәт каты авырый башлаган.
 
– Без аның белән Малаховның “Пусть говорят” тапшыруыннан соң таныштык. Мин аны үзем эзләп таптым, – ди күрше йортта гына яшәүче Резеда Кәримова. – Бик тә ярдәм итәсем килде. Әти-әнисез, ярдәм итәрлек туганнары булмаган бичара кызны кызгандым. Дуслашып киттек. Бер-беребезгә кунакка йөри башладык. Мин аны бик яраттым. Үз баламдай күрдем. Әни назы бирергә тырыштым. Гел янында булдым. Айгөл бик тә туганнарын, дусларын көтте. Кызганыч, алар сирәк килделәр.  Рәхилә апасыннан башка туганнары никтер күренмәде. Чәчен алдыргач, дус кызлары да килми башлады. Пәнҗешәмбе көнне мин янында идем. Палатага  туганнан туган сеңлесе килеп керде. Ире белән иде. Без озакка түгел, өч кенә минутка дигән иде. Хәленең начар булганын күргәч, калды ул. Аннан соң  әнисен чакыртып китерде.
 
Ул көнне Айгөл бик нык авырый. Хоспис табиблары гомере озак калмаган ди. Шуннан соң улы Әмирне алып киләләр. Сабые  белән сөйләшә алмаса да, Айгөл барын да аңлап ята. Улының: “Әнием, мин килдем”, – диюенә, башын селкетә. Кечкенә булса да, урамга чыккач, сабый бик озак елый. Әлегә әнисенең вафат булганын әйтми торачаклар. Аңа опекун булган Рәхилә апа исә, аяклары авыртканга,  әлегә Чабаксарда  дәвалана. Әмирне тәрбияләргә теләүчеләр дә бар.
 
Туганнан туганы Фәридә Садретдинова, без баланы ташламаячакбыз, ди.
 
– Айгөлнең туганнары күп. Әнисе ягыннан сигезәү. Без – аларның балалары. Нигәдер, Айгөлнең безне борчыйсы килмәгәнме, якын кешеләрем юк, дигән. Әллә хосписта тотмаслар дип уйлады микән? – ди ул.
 
Хосписның баш табибы Галия Хисамова сүзләренә караганда, биредә яту өчен туганнарның барлыгы мөһим түгел.
 
– Айгөл безгә 2017 елның көзендә керде. Ике ел яшәр дигән идек. Шулай булды да. Айгөл бик сабыр, түзем булды. Авыртуын бераз булса да киметер өчен барысын да эшләргә тырыштык, – ди ул.
 
Айгөл белән соңгы очрашуны искә төшерәм. “Мин бик тазарып киттем әле. Никтер эчем кабара. Ашказаны асты бизем эшләми. Әйдә, фотога да төшми торыйк әле”, – дигән иде. Без ул чакта Әмир турында сөйләштек. “Декабрьдә Рәхилә апамның опекунлык вакыты чыга. Чаллыда әниемнең энесе Тәлгать абый яши. Алар Әмирне тәрбияләргә риза”, – дигән сүзләр дә әйтте.
 
Айгөлне соңгы юлга озатканда Тәлгать абый белән аның хатыны Раушания апа да бар иде.
 
– Туганнарыбыз күп. Әмирне үзебез үстерергә ниятлибез. Дүрт балабыз үсеп буй җитте инде. Әлегә ул монда калып тора. Соңрак алып  китәрбез, – диде Раушания апа.
 
Айгөл соңгы көнгә әзерләнгән.  “Үзен җирләгәндә кирәк булыр дип 100 мең сум акчасын җыеп,  паспортына тыгып куйган.  Җомга үлгән кешедән фәрештәләр сорау да алмас, ди. Урыны оҗмахта булсын. Ә мин исә бу баланы гомерем буе онытмам, үзем исән чакта әтисе Тәлгатьне дә, әнисе Гүзәлияне дә, үзен дә догадан калдырмам”, – ди Резеда апа.
 
Айгөлне әнисе кабере янәшәсендә, Әлки районы Иске Камка авыл зиратында җирләделәр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.11.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»