поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
16.11.2019 Шоу-бизнес

Алмаз Мирзаянов: “Илфак Шиһапов исән икән, үлеме чын булмаган”

Шигърият белән авыл хуҗалыгын да үстерергә мөмкин. Алып баручы, җырчы Алмаз Мирзаянов шундый фикердә (хәер, ул үзен җырчы дип санамый). Аның концертларына килгән кешеләрнең, бигрәк тә ир-атларның, күңелләрендә туган якка, туган туфракка булган мәхәббәтләре уяна икән. Алмаз Мирзаянов белән шигърият, сәхнәдәге ясалма дуслык, Илфак Шиһапов турында сөйләштек.

– Алмаз, концертларыңда кешеләрнең нинди “авырткан ноктасы”на басам дип уйлыйсың?
– Шау-гөр, дөбер-дөбер килеп торган концертлардан соң, бераз ял итә торган тамаша да кирәктер инде. Безнең концертка тамашачы элегрәк караган тамашалардан соң күңелләрендә калган яраларын төзәтер өчен килә. Бездә төтеннәр дә,күзгә бәрә торган утлар да, дөбер-шатыр музыка да юк, кычкырмыйбыз да. Шуңа күрә генә дә без әйбәт дип әйтмим. Бәлки, кешенең күңел сандыгында яшеренгән, рәхәтлек китергән мизгелләрне искә төшерү дә тамашачыны безнең концертка тартып китерәдер. Аннан, кеше шигъриятне сагынган, моңа мин бик сөенәм. Концертларга әбиләр дә, кечкенә балалар да килә. Яшьләр, ир-егетләр дә шигъриятнең асылын аңлап тыңлый. Бигрәк тә туган җир, туган туфрак тематикасына багышланганнарын. Без бит бик уңдырышлы җирдә яшибез. Шул җирләрнең кайберләре кулланылышта түгел. Бәлки, менә шушы егетләр, шушы шигырьләр белән рухланып китеп, әлеге җирләрне кулланышка кертер һәм безнең Татарстаныбыз тагын да чәчәк атар дигән уйда йөрим әле. Ир-атларның концерттан соң килеп? “күңел тулды” дип әйткәннәре бар. Максатым кешене елату түгел, тик син иҗатың белән кешенең күңеленә үтеп керә алгансың икән, бу – иң зур бәянең берсе.

– Концерт программасына шигырьләрне кем сайлый?
– Күңел. Шигырьне укыган чакта үземнең дә тамакка төер утыра икән, димәк, мин аны тамашачыга җиткерә алырмын шикелле. Авторына карап кына да сайламыйм. Шунысы куандыра: мин Әнгам Атнабаев шигырьләрен сөйли башлагач, бүтән артистлар да аңа игътибар итте, җитәкчеләр арасында да аның иҗатына тартылучылар бар икән. Теләчегә кайткач, китапханәгә кереп, Атнабаев китабын сораган идем, “җитәкче урынында эшләгән кеше алып чыгып китте әле” диделәр. Атнабаев кына популяр булып китмәсен, иҗатын халыкка күбрәк танытырга кирәк булган башка шагыйрьләребез дә бар әле. Нияз Акмал, РасыйхШамский, Шәмсия Җиһангирова, Хәсән Туфан, Гөлнара һәм Эльмира Җәлиловалар – аларның шигъриятенә дә битараф түгелмен. Яңа концерт программасында Мөхәммәт Мәһдиевнең бик танылган әсәреннән өзек сөйләргә җыенам.
 
– Эстрадада нинди күренешләр ачуыңны чыгара?
– Сәхнәдә артистның сөйләме бик зур роль уйный. Тамашачы аны бит артист булуы өчен генә түгел, кеше буларак та ярата. Ә кеше буларак үзеңне күрсәтү сөйләм аша башкарыла. Мәсәлән, җырчылар: “Бу җырны бүген сезнең өчен махсус алып килдем”, – ди. Әйтерсең ул аны, иртән торып үтүкләгән, җилләтеп алган да, чемоданына тыгып, көчкә күтәреп алып килгән кебек. Артистлар үз фикерен әйтсен, тапталган, кемдер кулланган сүзләр сөйләмәсен иде. Мин акыл өйрәтүче түгел, әмма үземнең фикеремне әйтәм. Сәхнәгә урамда басып торган шикелле сөйләшүләрне алып менүне кызык дип табалармы инде – белмим.Чыктың  – фикереңне әйт, юк икән – китаплар укы. Аннан, сәхнә бизәлеше... Алар хәзер барлык артистта да охшаш, үзләре шуңа шаккатмыймы икән?! Бөтенесендә дә – кыйбатлы утлар, экраннар, һәм менә шул җиһазлар, бернинди режиссурасыз, болай гына кулланыла кебек. Бик сирәк артистларда гына ул кыйммәтле аппаратура үз урынында һәм үз ролен үти. Ут-экраннар кирәк, әлбәттә, әмма аларны дөрес итеп куллана белергә дә кирәк бит әле. Сүз дә юк, бәлки, бу минем эчке көнчелегемдер, чөнки миндә андый утлар, экраннар юк. Әмма, Аллаһка шөкер, булганы белән дә тырышабыз әле.

– Көнләшү димәктән, эстрадада дуслыкка урын бармы? Хәзер бит барлык артистлар да бер-берсенә “брат” та “энекәш” дип кенә тора. Бу ясалмалык түгелме?
– Ясалмалык. “Брат” дип йөрүчеләр миңа беркем түгел. Бер өлкәдә эшләгәч, сәхнәгә чыкканчы ул синең “брат”ың була да, чыгып киткәч, бүтәне белән туганлаша. Миңа андыйлар белән дуслык кирәк түгел. Җыелма “солянка”ларда чыгыш ясауны бик ошатмыйм. Тизрәк барып, үзем чыгыш ясаган өлештә генә килеп кереп, җырлап, кире кайтып китәргә мөмкинлегем булса, шулай гына эшләр идем. Моны эреләнү дип кабул итәргә мөмкиннәр, әмма мин элек тә шундый идем. Бүген таяна алырлык, ышанычлы дус дип Рифат Зариповны, Илсөя Бәдретдинованы атый алам. Иң якын дустым – хатыным Зөлфирә Шәйдуллина (көлә).
 
– Хәзер социаль челтәрләр заманы. Син үзеңне блогер дип саныйсыңмы? Социаль челтәрләраша гына да акча эшләп була бит.
– Юк, санамый. Блогерлыкка тәүлекнең 24 сәгатен багышларга кирәк бит. Безгә – артист халкына шул ягы отышлы: бер концерт программасы белән елбуе йөрибез. Ә блогерга көн саен яңа программа төзергә кирәк. Блогер бер көнгә алдарак атлап барырга тиеш. Рекламага килгәндә, соңгы атнада миңа бик күп тәкъдимнәр килде. Моңа кадәр мин аларны җентекләп укып та тормый идем. Мактанып әйтүем түгел, мин менә болайрак эшлим. Миңа,“бу кешене видео аша котла әле”, дип тәкъдимнәр килә. Төшерәм, шул кешегә акча күчерү реквизитларын җибәрәм, видео ошаса, күпме булдыра аласыз, шул кадәр акча җибәрегез, дим. Ә бу реквизитлар минеке түгел. Бүген авыру балалар өчен акча җыю счетлары бик күп бит. Мин шуларның берсен алам да җибәрәм. Рекламаны әнә шундый максат белән дә кулланып була икән.Минем шәхси сәхифәм үзем өчен акча эшләү урыны түгел.
 
– Синең иҗатың турында сөйләшкәндә газетабызның дусты, мәрхүм Илфак Шиһапов турында да әйтми калу мөмкин түгел. “Түзә йөрәк сагышка” җыры – аның иҗат җимеше. Бу җыр белән танылып киттең дип әйтү дә ялгыш булмас…
– Илфак абый дигәч, капылт итеп бер вакыйга искә төште әле. Төш күрдем. Илфак абый “ВКонтакте”да яза, тавыш яздырып җибәргән. Исән икән, үлеме чын булмаган. “Белдем бит мин моны!” – дим, сөенәм, кешегә сөйлисе килә! Каяндыр кызы Зәринә килеп чыкты да, аңа бу хакта сөйләп бирдем. Аннан “ВКонтакте”дагы сәхифәмдә Илфак абыйдан килгән хатларны ачып кына җибәрүем булды, ул яздырып җибәргән хатларын “сөртеп” ташлады. Шуннан уянып киттем... Илфак абый турында мәрхүм дип әйтеп булмый. Ул яши. Аны күзәтеп, тәмәке тартып утыруын гына карап тору да рәхәт иде. Илфак абый бер эшне дә азагына кадәр башкармый иде: һәр яңа әйбергә тотына да, монысын эшләп карый, тегесенә алына. Бәлки, ул гомеренең кыскалыгын алдан сизеп, безгә юл күрсәтеп калдырырга теләгәндер. Аның җырларын башкарырга рөхсәт бирделәр, моның өчен балаларына рәхмәт. Бу сезонда Илфак абыйның язып бетермәгән бер куплетлы җырын башкарырга ният бар.
Чулпан Гарифуллина

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.11.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»