|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина әнисен үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган (ВИДЕО)5 кыз әнисе буларак билгеле шәхес Зөлфия Мансур-Ганиуллина шушы көннәрдә туган көнен билгелеп үткән. Рафинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсу Ганиуллиналарны ул иреннән китеп, Арча районы Шушмабаш авылында әтисе йортына кайтып, ялгыз тәрбияләргә, аякка бастырырга мәҗбүр булган. Гомер бәйрәмендә олы кызы Рафинә әнисенә бик матур җыр һәм фото-видеомизгелләдән торган матур ролик бүләк иткән. Зөлфия Мансур тумышы белән Арча районы Шушмабаш авылыннан. 2016 елның 5 сентябрендә аңа инсульт була, авыр операция кичерә. Бүгенге көндә ул инде шактый тернәкләнгән, кызлары аңа ярдәм итеп тора. Авырлыклар һәм зур сынауларга карамастан, узган елны Зөлфия Мансурның күптәнге хыялы тормышка ашты. Март аенда Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында язучы, журналист Зөлфия Мансурның китабын тәкъдим итү чарасы аншлаг белән узды. Хикәяләре матбугатта басылып торса да, "Кызлы йорт"ның әнисе китап чыгару хыялы белән янып яшәгән. “Мин көтәрмен, тик син... ашыкма” исемле китапка 35 хикәя кергән. “Ун ел дәверендә, безнең әни язу эшенә тартылганнан бирле тупланган материал бу. Ул һаман китап чыгарам дип, үзенең хыялына ышанып яшәде. Безнең әнигә үз хыялын үз куллары белән тотып карарга насыйп булды”, - дип уртаклаша Рафинә Ганиуллина. petitsecret.ch
--- |
Иң күп укылган
|