|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2019 Медицина
Әбине МРТ эчендә онытканнар: 6 сәгатьтән соң гына тапканнарБолгария табиблары 70 яшьлек пациентканы МРТга тыккан да...югалткан. Аны 6 сәгать эзләгәннәр. Эзләмәсләр иде, пациентканың кызы әнисен югалтып полициягә хәбәр иткән. Бахыр әбине рентгенологның ассистенты томографка тыгып куйган да, ишекне бикләп китеп барган. Ул анда башкача әйләнеп килмәгән. Әби бикле МРТда ята-ята арыгач, кычкыра башлаган. Аны шуннан соң гына эзләп тапканнар.
Хастаханә табиблары шулкадәр озак МРТда яту әбинең сәламәтлегенә зыян салмаган, диләр, чөнки ассистент аны кабызмаган. Әмма әбинең кызы судка бирергә ниятли, дип хәбәр итә Nova телеканалы.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: РИА Новости
Фото: depositphotos.com
--- |
Иң күп укылган
|