|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2019 Фаҗига
5 бала һәм 2 олы кешене тереләй яндырып үтерүченең кем булуы билгелеКичә иртән Ростов шәһәренең Ленская урамындагы йортның баскыч урнашкан өлешендә янгын чыгып, анда 7 кешенең гомере өзелгән. Аларның бишесе- балалар иде. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта икенче кат тулысынча ишелеп төшкән булган. Ут төрткән 1982 елгы ир кеше кулга алынган. Ул үз гаебен таныган һәм әлеге гамәлен исерек булу аркасында кылуы хакында әйткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Зыян күрүчеләргә һәм якыннарын югалтучыларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|