|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2019 Шоу-бизнес
Айгөл Сагынбаеваның көтеп алынган өченче баласы туган (ФОТО)Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, бүген Уфада яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Сагынбаева сөенече белән уртаклаша. Җырчы өченче тапкыр әни булган. "Матбугат.у"га билгеле булганча, Айгөл Әмилә һәм Гайшә исемле кызларына иптәшкә малай алып кайткан.
"Төпле аягың белән, улым. Көтеп алынган улым туды! Аллам, мең рәхмәт сиңа, мең шөкер!" - дип уртаклаша ул.
Исегезгә төшерәбез, әле cентябрь аенда гына Айгөл Сагынбаевага тагын бер мактаулы исем бирелде. Ул хәзер "Башкортстанның атказанган артисты" исемен дә йөртә. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов хәбәр иткән иде.
Шулай ук сезнең хозурыгызга 28 мартта Филармониядә узган Айгөл Сагынбаева концертыннан фоторепортажны тәкъдим итәбез. Аны шушы сылтама аша узып карый аласыз. Әлеге концертны Казанда Ваһапов фонды һәм Башкорт филармониясе оештырган иде. Сүз уңаеннан, Айгөл - Ваһапов фестиваленең 2007 елда тәүге тапкыр уздыралган яшь башкаручылар конкурсы лауреаты да.
--- |
Иң күп укылган
|