поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.10.2019 Җәмгыять

"Депутатларга да әйтер сүзем бар. Йә әйтегез, кирәкме безгә депутатлар?" (ХАТ)

Мин сугыш чоры баласы. Кечкенә сеңлемне бала арбасына салып, әни янына басуга имезергә алып бара торган идем. Иген басуы авылдан 4-5 чакрым ераклыкта. Без барып җиткәндә өйлә була. Апалар әрәмә кереп, тамак ялгар өчен кача-поса бодай куырып йөри.

Күз алдына китерегез: эссе кояш астында кул белән урак урган апалар тамакларын туйдыру өчен кача-поса бодай куырып йөрергә тиешме? Үзем язам, үзем уйланам: ни өчен әле алар үзләре чәчеп үстергән игенне качып кына, курка-курка гына ашарга тиеш?

Мин бу хакта язып та тормас идем. Беләм, заманы шундый булган, андый хәлләр ул вакытта бездә генә дә түгел. Бу язманы язарга Совет чорында дин юк иде дип сөйләшүләр этәргеч бирде. Әйе, дөрес сүзләр, ул вакытларда дин юк иде, ләкин халык иманлы иде.
 
Дин кушканча озын күлмәкләр киеп, башларына күзләре генә күренеп калырлык итеп яулык бәйләп, эсседән качып, кара күзлек кенә киеп йөрсәләр, уракны кем урыр иде соң. Сугыш вакытында безнең тыл көчле булды, тыл көчле булганга, совет сугышчылары нинди көчле Гитлер армиясен җиңде. Колхозчылар көнне төнгә ялгап эшләп, үзләре ач калса да, илне икмәксез итмәде. Шуңа да ул чор кешеләрен динсез иде дип сөйләргә хакыбыз юк.
 
Сталинны да чәйнәмәсеннәр. Аны чәйнәү халык файдасына түгел, буржуйлар файдасына, Жириновский кебек кешеләр файдасына. Ул Совет чорын хурлап, чирек гасыр Дума депутаты булып торса да, үзе илгә бер бәдрәф эшләрлек файда китерде микән? Сталин палач булгач, ник алайса халыкны немец басып керергә мөмкин урыннардан тынычрак җирләргә, завод-фабрикаларны ник тыныч урынга күчерделәр? Ул заводларның күбесен ябылган килеш эшләтеп җибәрделәр бит. Шунысы бәхәссез: Сталин юктан бар иткән кеше. Нинди хурлык: совет чорында төзелгән завод-фабрикаларны, колхозларны бетерсәк тә, без булдырабыз, дигән булабыз. Алар американнар тарафыннан бетертелде. Бу сүзләрдә әллә хаклык юкмы? Безнең Актаныш районында гына да берничә миллионер колхоз бар иде.
 
Депутатларга да әйтер сүзем бар. Йә әйтегез, кирәкме безгә депутатлар? Кирәк булса, ни өчен кирәк? Тел язмышы хәл ителгәндә алар, ярыкка поскан тараканнар кебек, тыныч кына карап яттылар. Керемебезнең 80 процентын Русиягә биреп, ни өчен алар безне үз телебездә сөйләшүдән тыя? Безнең депутатларга аяк терәп сөйләшергә була бит, ул вакытта без сезгә салым түләмибез, дип. Безнең ил җитәкчеләрендә горурлык юк икән.
 
Марат ШӘЕХОВ,
 
Актаныш районы, Байсар авылы, Безнең гәҗит
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»