|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2019 Әдәбият
Тугызынчы мәртәбә әдәби марафон проекты башландыӘлеге дөньякүләм онлайн-проект Татарстан язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән бергә үткәрелә. Бәйгедә катнашып финалга узу өчен 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәр(ләр)дән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте/Инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәгездә/аккаунтта #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән көн саен урнаштырып барырга кирәк.
Бәйгедә катнашу өчен әдәби марафончылар берләшмәсенә керегез һәм беркетелгән яңалыктагы кагыйдәләр белән танышып чыгыгыз: https://vk.com/adabimarathon.
Игътибар! Бәйгедә китап укучылар белән беррәттән китап язучылар да катнаша ала!
--- |
Иң күп укылган
|