|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2019 Мәдәният
Тинчуринлылар Өлкәннәр көне уңаеннан тамаша тәкъдим итә1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 18:00 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры олы буын вәкилләренә бәйрәм бүләге – “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк. Бәйрәм кичендә өлкән буын тамашачыларыбызны гомернең иң матур чоры – яшьлеккә алып кайтачакбыз. Ретро җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле фотозона һ.б. сюрпризлар – барысы бергә узган чорга хас атмосфера тудырачак, ә иң мөһиме кадерле кунакларыбызга чын мәгънәсендә бәйрәм мизгелләре бүләк итәчәк.
Мондый тамаша бары тик иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара өлкәннәр көнендә һәм бары тик Тинчурин театрында узачак!
--- |
Иң күп укылган
|