|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2019 Җәмгыять
Римма Бикмөхәммәтова 45 көнлек сәламәтләндерү диетасына нәтиҗә ясый: нинди ризыкларга "досвидос" әйткән?Римма Бикмөхәммәтова үзе өчен кызыклы эксперимент үткәргән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ул сәламәтлек марафонын узган. "45 көнлек тәҗрибә, Яки сәламәт бәхетле тормышка 5 мөһим адым" дип атый журналист моны һәм уй-фикерләре белән уртаклашып болай ди (текстны үзгәртмичә бирәбез): "Язсам, кемнедер матурлыкка, сәламәт тормышка беренче адым ясарга илһамландырырмын төсле. Ә бу фикер миңа бәйрәм бәлеше өстенә өрфиядәй сибелгән пудра кебек шатлык вә сөенеч өстәр иде яки тезелеп киткән җете төсле марципаннар кебек күңелемне күтәрер иде.
Димәк 45 көн дәвамында минем рацион үтә дә гади, әмма бик файдалы иде. Ит, балык ашаудан тыелдым. Әйе, бу – минем рационның төп ризыклар һәм мине белүчеләр аны ничек яратканны белә. Әмма чистарыну өчен мин бу адымны ясадым. Һәм бу чынанн да организмга уңай тәэсир итте. Җиңеллек!
Тормышымнан каһвә белән кара чәй юкка чыгып торды. Аның урынына – бөтнек, чабыр, мәтрүшкә төнәтелгән чәйләр. Сөт һәм сөрт ризыклары да минем тормышымнан югалып торды. Чистарыну икән, төгәл булсын. Аларга да вакытлыча “досвидос” булды. Һәм су, су, тагын бер кат су!
Шикәр вә шоколад, камыр ашларын этеп-төртеп куып чыгардым һәм алар каршында ишекләрне шап итеп яптым. Билгеле, үкереп еладылар, аны ишек артында торып бәәәк каты итеп бергәләшеп мине сүктеләр, ишекләрне тибеп, ачарга таләп иттеләр. Бирешмәдем, сәфәр кылып кайтыгыз, әмма миннән башка дигән шарт куйдым. Шикәрдән уттай курку. Менә бу шәп карар.
Тәмле ризык урынына – финик яки бал. Минем белән янымда кем калды? Кара, кызыл дөге, булгур, карабодай, соңрак киноаның тәмле икәнен аңлап алдым (бик җиңел һәм искиткеч әзерләнә торган ысулын таптым, кирәк булса, берәр язармын). Кем белән мәхәббәт урнашты? Әлбәттә, төрле яшелчәләр һәм җимешләр белән. Гәрчә кавын, йөземне ашамадым...
Физик активлык – биеккә очу канатлары! Мөмкин кадәр тормышка спортны кертүне мөһим. Ике ел элек мин үземне бүген көн саен диярлек спортзалга йөргәнемне күз алдыма да китерә алмый идем. (Бу адымны ясауны никадәр авыр булганын үзем генә беләм, әмма бу – башка тарих) Спорт өчен вакыт кирәк. Килешәм моның белән. Әмма һәр кеше көненә кимендә 3-4 чакрымны җәяү үтә ала. Аның өчен акча да, махсус спорт киеме дә кирәкми.
Сәламәт һәм матур тормышның төп шартларның берсе –сыйфатлы һәм сәламәт ризык белән туклану. Кибеттә сәламәт ризыклар сата торган бүлектә гадәттә кеше аз була. Әмма андагы кешеләргә күз салсаң, алар бик матур, зифа гәүдәле, алсуланып торган сәламәт тиреле кешеләр. Алар белән бер сафта булу өстәмә стимул өсти. Кассада торганда кешеләрнең кәрҗиннән шоколад, печенье, колбаса, сосиклар, консерваларын бушатуын күзәткәндә үземнең кәрҗиндәге авокадо, сельдерей, петрушка, помидор, йомырка, руколлага күз төшерәм дә үземә like куям!
Сез нәрсәнедер күп ашыйсыз икән, шулкадәр аны ашарга теләгегез зур була. Ягъни зыянлы ризык ашаган саен, организм күнегә һәм гел шуны гына сорап тора. Әмма бу файдалы ризыкка да кагыла. Даими сәламәт ризык ашауга да организм матур гына күнегә һәм гел генә “Һәй, Римма, яшелчәне онытма әле” дип искәртеп тора. Файдалы (тәмсез дип саналган) ризыкка күнегү мөмкин икән (алимнәр сүзе, минеке түгел), сәламәт ризыкка органимны күнектерүгә көч салу хәерлектер бит?! Һәм соңгысы. Тынычлык, позитив фикерләү, куана белү, үзеңә һәм кешеләргә бәхет теләү, гафу итү – сәламәт һәм матур тән өчен искиткеч терапия!" ди Римма Бикмөхәммәтова.
--- |
Иң күп укылган
|