|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2019 Дин
Өйдән чыгып, эшкә киткәндә укыла торган догаӨебездән бисмилла әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез. Җәяү яки машинада киткәндә юлга укырга мөмкин булган иң яхшы дога - “Аятел Көрси”. Ул өч, биш йә җиде мәртәбә укылыр. Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога:
“Бисмилләһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вәлә хәүлә, вәлә куввәтә иллә билләһ”.
(Аллаһның исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куввәт бары тик Аллаһтандыр), (Әбү Дауд, Әдәб, хәдис 5094)
Өйдән чыкканда: “Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәртөрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла”, -дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|