поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.09.2019 Дин

Теге дөньяның ишекләрен ачканда...

Бу язма эш компьютерымда инде берничә еллар саклана. Мин аны Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләреннән алган идем. Инде кайчаннан бирле “Өмет”не укучыларга да тәкъдим итим микән дип уйланып йөрим. Менә бүген сәгате сукты. Укып чыккач, сез минем ни өчен еллар буе базнат итә алмавымны үзегез дә аңларсыз дип уйлыйм. Әйдәгез, Рәмил хәзрәт Юнысов ярдәме белән теге дөньяның ишекләрен ачып карыйк әле. Анда ниләр бар икән...

Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Һәр эшнең, һәр гамәлнең азагы булган кебек, адәм балаларының да гомер ахыры бар һәм ул үлем дип атала. Фәкать Аллаһ Үзе мәңгелек! Шуңа күрә бу дөньяда Аның кануны белән яшибез һәм бакыйлыкка да Аллаһның әмере илә күчәбез.Фани дөньяга кеше үзенең нинди кыяфәттә булачагыннан һәм нинди гамәлләр кылачагыннан хәбәрдар булып килми, кайда кайчан үләчәгебез турында да бездә бернинди мәгълүмат юк, барысы да Аллаһ әмере вә теләге белән башкарыла. Әмма һәрберебезгә кайчан да булса бу дөньядан китәчәгебез мәгълүм. Үлгәннән соң безне ни көтә? Үлдек тә бетте, Аллаһ каршында да җавап бирәсебез юк дип уйлаучылар ни дәрәҗәдә ялгыша?
 
Гомумән, нәрсә ул үлем? Адәм баласы гомеренең кайсы да булса бер мизгелендә мәетне соңгы юлга озату мәшәкатьләрендә катнашмый калмый. Кемдер кадерле әти-әнисен югалта, газиз баласын җирли, якын туганнары, дуслары белән мәңгегә хушлаша. Мәрхүмне салкын ләхеткә куеп, өстенә туфрак сибеп, караңгы кабергә иңдерү аеруча куркыныч кебек тоела шул! Үлемне ниндидер бер югалту, бетү дип кабул итәбез, билгесезлектән куркабыз. Чөнки хакыйкый гыйлем юк.Тормышларыбыз бигрәк тә бай, җитеш булганда беребезнең дә үлем турында искә төшерәсе килми, дөнья ләззәтеннән аерылырга теләмибез.
 
Үлгәннән соңгы тормыш хакында һәр заманда зур-зур галимнәр, фәлсәфәчеләр гел уйлана килделәр: кабердә, Ахирәттә ни көтә адәм баласын? Аллаһтан килгән изге китапларда бу турыда мәгълүмат бар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръән). Шушы китапларга таянып, үз фаразларын корып, илаһият белгечләре могҗизаи сүзләр әйттеләр. Әгәр адәм баласы, Аллаһның барлыгын вә берлеген танып, расүлебез (с.г.в.) хәдисләреннән йөз чөерми иманлы тормыш белән яшәсә, үлемнән куркуы азаер һәм үлемнең фәкать тән өчен булуын аңлар, ә җаныбыз исә — мәңгелек! Бер мәртәбә Аллаһның чиксез рәхмәтләре аша шушы җаныбыз аналарыбыз карынына иңдерелде, җан кергәнче әле без мәет идек. Аннан соң якты дөньяга чыктык, ягъни тудык. Икенче төрле әйткәндә, башта мәет булдык, аннан соң терелдек, фани дөньядан бакыйлыкка күчкәндә исә янә мәет булачакбыз. Безнең бу дөньядагы үлемебез - Ахирәт өчен туу ул. Ягъни Кыямәт көнендә барчабыз терелеп, җыелып Аллаһы янына кайтачакбыз. Үлем белән тереклек җан һәм тәннең берләшүенә яки аерылышуына бәйле. Шуңа күрә галимнәр адәм баласы ике үлем, ике тереклек кичерә дип әйтәләр. Соңгы тереклек — мәңгелек, Раббысы янында кеше мәңгегә калачак.
 
… Адәм баласының тәне, билгеле бер сәбәпләр аркасында җанны тотып тора алмый торган хәлгә җитеп зәгыйфьләнгәч, бу тәннән җан аерыла. Үлем сәгате якынлашкач, һәр кеше күз күреме ерак­лыгында үлем фәрештәсен күрер. Әгәр кеше иманлы, гомерен изге гамәлләр кылып үткәргән булса, аңа фәрештә ак йөзле булып күренер, үзеннән хуш исләр килер. Үлем фәрештәсе артында берничә фәрештә ак кәфенлек тотып торырлар. Адәмнең җаны чыга башлауга, аяклары суынганда, үлем фәрештәсе дә аңа якынаер. Иң авыры — җан бугазга килеп терәлгәндә. Үлем фәрештәсе инсанның янына ук килеп утырыр һәм иманлы бу бәндәгә: чык, Аллаһның рәхмәтенә, дияр. Мондый кешенең җаны, суга тыгып алган инәдән су тамчылары аккан кебек, тәннән җиңел аерылыр. Тик шулай да җан чыгу авыр һәм аның тәннән аерылу мизгелен җиңеләйтүче чара динебездә бар, ул — Ясин сүрәсен уку. Хәдистә килә: Ясин укыгыз, ул җан чыгуны җиңеләйтер диелә… Җан чыкканнан соң аны ак кәфенлеккә төрәләр һәм үлем фәрештәсе бу җанны җиде кат күкләргә — Аллаһ тарафына күтәрә.
 
Күкнең һәр катында бу җан өчен ишекләр ачык булыр. Җиденче катына менеп җиткәч, Аллаһ Раббыбыз җанның кемнеке булуын сорар. Фәрештәләрдән тулы җавап ишеткәч, моның исемен изге китапка языгыз, дияр. Шуннан соң җан чыккан җиренә кире кайтарылыр һәм күмгәнчегә кадәр тәне өстендә торыр. Үзе белән хушлашырга килгән якыннарын, туганнарын, дусларын ул күрә, хәтта юатмакчы да була, әмма аның тавышын ишетмиләр. Җан авазын фәкать кошлар, җәнлекләр, хайваннар ишетә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: әгәр җан тавышын ишетсәләр, кешеләр шунда ук иманга килерләр иде ди… Әмма ишетмибез…
 
Аллаһка иман китермичә яшәгән кешенең үлем сәгате сукканда аның да күзенә үлем фәрештәсе күренер. Ләкин инде башка шәкелдә — куркыныч кара йөзле, ямьсез кыяфәттә килеп басар ул аның янына. Артындагы фәрештәләр дә ак түгел, ә бәлки кара кәфенлек тотып торырлар. Җаны бугазына килеп терәлгәч, үлем фәрештәсе моның да аяк очына килеп утырыр һәм: чык, Аллаһның газабына дип дәшәр. Сарык йонына буталып эләккән кармакны азаплана-азаплана алган кебек, бу кешенең дә җаны тәненнән тиз генә аерылмас. Хәтта Ясин уку да булыша алмас, чөнки Коръән иман китергән бәндәләргә генә ярдәмче вә таяныч. Кара кәфенлек белән бу җанны күккә күтәрерләр, әмма беренче катында ук ишекләр бикле булыр, ачылмас… Аллаһның әмере илә җан хәерсезләр исемлегенә язып куелгач, беренче кат күкнең ишеге төбеннән үк кире борылыр һәм җәсәде ләхеткә иңдерелгәнче тәне өстендә көтеп торыр. Тизрәк кабергә салыгыз дип кычкырыр, чөнки белә — әле аны кабердә дә зур сынаулар көтә.
 
Гомумән, мәетне күмүне ашыктырырга кирәк, тән өчен иң хәерлесе шушы булыр. Кайбер диннәрнең тәгълиматы буенча, мәсәлән, индуслар үлгән кешенең тәнен утта яндырып, көлен елга өстенә сибәләр. Болай эшләү зур гөнаһ. Аллаһтан башка беркемнең дә башка берәүнең тәнен утта яндырырга хакы юк!
 
Әлбәттә, ничә еллар җир йөзендә тән эчендә яшәгән җан үзенең яңа халәтенә тиз генә ияләнә алмый. Ул үзенең бар икәнен сизә, тәнен күрә, тотмакчы була — кулы юк, басмакчы була — аягы юк… Гакылыбызга сыймаслык яңа хәл! Дөньяга яңа туган сабый да бик авырлык белән ияләшә бит: көн- төн елый, сәбәбе дә юк кебек, ә үзе көйсезләнә. Аннан акрын-акрын гына тәпи йөреп китә, сөйләшә башлый. Шуның кебек җан да икенче дөньяны танырга өйрәнә. Димәк, үлем — яңа бер киңлеккә, яңа тормышка күчү. Монда инде фани дөнья белән Ахирәтне аерып торучы башка тормыш — барзах башлана. Шуңа күрә галимнәр адәм баласы дүрт гомер кичерә дип әйтә: анасы карыны, фани дөнья, барзахи тормыш, Ахирәт. Бу дөньядан тәнебезне калдырып китү аның киләсе тормышта кирәк булма­вын аңлата.
 
Ана карынында баланың яшәешен плацента тәэмин итеп тора, ул булмаса, бала бер ге­нә минут та яши алмый. Анадан тугач исә аның кирәге калмый. “Балам плацентадан башка ничек яшәр” дип ана кеше еламый бит, шуның кебек, мәетнең гәүдәсе өстендә дә “нишләр икән ул сал­кын кабергә кереп яткач” дип өзгәләнү дөрес күре­неш түгел. Безнең татар халкы элек -электән җеназа үткәргәндә зур түземлек, сабырлык саклаган, үзен тыйнак-тыенкы тоткан. Мәрхүмнәр өстендә тавышланып елау безнең халыкка хас гадәт түгел, мөмкин кадәр бабайларыбыздан үрнәк алу тиеш.
 
Дәвамы бар. 
Автор : Рамил хәзрәт ЮНЫС
Чыганак: igelek.ru
Фото: zen.yandex.com

---
Өмет
№ --- | 23.09.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»