|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2019 Шоу-бизнес
Анастасия Заворотнюкка трепанация ясаганнар дигән сүз чыктыГерманиядә дәваланган вакытта Анастасия Заворотнюкның баш сөягенә трепанация ясаганнар. Бу хакта «Московский комсомолец» газетасы яза. "Матбугат.ру" ачыклаганча, җәен Германиядән кайткач, актриса үзен начар хис иткән: баш авыртуына һәм кан басымы югары булуына зарланган. Якыннарына аңа «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән. Ул вакытта Завортнюк табибларга немец телендәге язулары булган медицина документларын күрсәтә.
Медиклар аның башында операциядән соң җөйләр күргән һәм артистның тазарып китүен билгеләп үткәннәр.
Шулай ук, төрле чыганаклар Беренче канал һәм "Пусть говорят"ны Заворотнюк турындагы эфир аркасында судка бирүләре белән янаганнар, дип хәбәр итә. "Настя, живи!" тапшыруы эфирга кичә чыккан иде.
Фото: соцчелтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|